Башҗитәкләр катнашында түгәрәк өстәл кире кайтырга

Круглый стол с директорами летних смен

13 нче сентябрь көнне Сәләт Йортында бу җәйдә эшләрен алып барган аланнар директорлары катнашында түгәрәк өстәл узды.

Башҗитәкләр сменаларның нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, Сәләтнең җәйге аланнары координаторы Игорь Смирнов та бар иде. Очрашуның төп максаты - җәйге эшнең нәтиҗәләрен чыгару һәм киләсе елга сәлкешләр өчен аланнарда тагын да файдалы, уңайлы, күңелле ял оештыру.

Бу җәйдә 22 җәйге профильле смена булды. Алан башҗитәкләре уңышлары һәм авырлыклар турында сөйләде. Чыгышларында шулай ук киләсе елга үзләренең сменаларын нинди итеп күрүләре һәм нинди үзгәрешләр кертергә теләүләре турында да әйтеп киттеләр.

Уку-укыту программасы – Сәләт аланнарында иң мөһим пунктларның берсе. Монда балалар мәдәни һәм спорт программалары белән генә чикләнми, шулай ук кызыклы остаханәләрдә катнаша, алдынгы белгечләрнең лекцияләрен тыңлый ала. Шуңа күрә башҗитәкләр очрашуында да бу мәсьәлә аерым каралды, һәрбер аланда оештырылган остаханәләр эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм балаларның фикерләре дә җиткерелде.

«Быел җәйге ял кампаниясен оештыру җиңел булмады, ләкин без аны бергә булдырдык. Барлык башҗитәкләргә һәм аларның командаларына рәхмәт! Тәкъдимнәрегез өчен дә рәхмәт, аларны да ишеттек», - дип тәмамлады очрашуны Айгөл Габдрахманова.