«Әнвәр Хәйри укулары»на старт ← кире кайтырга

«Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясе башлана.
Конференция түбәндәге юнәлешләрдә уздырыла:
1. «Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк»
2. «Әнвәр Хәйри мирасы»
3. «Мин яратам сине, туган җирем»
4. «Гаиләм тарихы»
5. «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» (Әнвәр Хәйринең шул исемдәге китабы нигезендә язылган докладлар).
Катнашучылар: Татарстан Республикасынннан, Рәсәй регионнарыннан һәм чит илләрдән 8-11-нче сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары һәм көллиятләрдән 1-2-нче курс студентлары. Фәнни эшләр бер кеше тарафыннан да, күмәк эш (3 кеше) буларак та тәкъдим ителергә мөмкин. Проект фәнни җитәкче белән эшләнергә тиеш.
Конференциядә катнашу өчен 2018-нче елның 15-нче октябрь – 25-нче ноябрь аралыгында selet.biz сайтында гариза калдырып, fansar@selet.biz электрон адресына фәнни-тикшеренү эшенең тезисларын җибәрергә кирәк.
Конференция «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә 1-2-нче декабрьдә узачак.