Лекторий №2 ← кире кайтырга
16 нчы октябрь көнне “Сәләт” йортында “Сәләт-Лекторий” проекты кысаларында икенче очрашу булып узды. Исегезгә төшерәбез, аның беренчесе продюсер Денис Вәлиев белән ток-шоу форматында узган булса, монысы исә лекция рәвешендә үткәрелде. Бу очрашуга исә “Фабрика Предпринимательства” проекты командасы чакырылган иде.
“Фабрика Предпринимательства” – зур масштаблы уку-укыту программасына корылган проект. Ул Казан (Идел буе) Федераль Университеты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Сүз төп спикер “Франчайзинг5” компаниясе җитәкчесе Артем Захаровка бирелде. Ул иң элек килгән катнашучылар белән танышуны хуп күрде: “Без монда бушка вакыт уздырырга җыелмадык. Шуңа күрә, кемне ни кызыксындыра – бергәләп сөйләшик”, - дип белдерде ул.
Әйтергә кирәк, биредә үз эшен башлап җибәрергә теләгән студентлар гына түгел, ә инде бизнес белән берничә ел шөгыльләнүчеләр дә килгән иде.
“Нинди генә эшчәнлек булмасын, мине анда 2 нәрсә борчый: мин ни белән шөгыльләнәчәкмен һәм күпме акча эшләячәкмен. Сез дә үз алдыгызга конкрет сораулар куярга өйрәнегез”, - дип сүзен дәвам итте Артем Захаров: “Үз бизнесыңны булдыру – һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Ул акыллыларны түгел, иң беренче чиратта, кыю кешеләрне үз итә”.
Сорауларга җавап биргәндә, ул үз эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашып өлгерде: “Бүгенге көндә туристик компанияләр бик күп – буа буарлык. Конкуренция аркасында күбесе бөлгенлеккә төшеп бетте инде. Сорау: ник болай бу? Җавап бер: чөнки эшчәнлекләре дөрес принципларга корылмаган. Исегездә калдырыгыз, банкротка төшеп баручы эштә дә акча эшләргә мөмкин, бары тик дөрес һәм хәйләкәр кануннарга гына буйсынырга кирәк”.
Артем Захаровтан соң “Старт-Фабрика” проекты катнашучыларына сүз бирелде. Алар – Айсылу, Богдан, Искәндәр – үз эшләрен булдыручы гадәти студентлар. Үз чиратларныда шулай ук эш тәҗрибәсе һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
Чара ахырында һәр кеше үз бизнес-идеясен тәкъдим итеп карады. Ә остазлар аларга исә акыллы киңәшләре белән туры юл күрсәттеләр.
“Сәләт-Лекторий” проектының икенче очрашуы, бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен чын мәгънәсендә файдалы дәрес булды. Проетның яңалыклар сез рәсми сайтта һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара аласыз.