Җәүдәт Сөләйманов: “Ачык ишекләр көне – кирәк чара!” кире кайтырга

Стартанули дни открытых дверей в доме «Сэлэт»

Кичә, ягъни 18 нче сентябрь көнне, “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) Ачык ишекләр көненең беренче өлеше гөрләп узды. Әлеге чара “Сәләт” Фонды оештырган һәм тормышка ашырган проектларны яктырту, халыкка тәкъдим итү һәм презентацияләүдән гыйбарәт иде.
“Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур абый Сөләйманов, Ачык ишекләр көне республикабызның актив һәм максатчан яшьләрен “Сәләт” дөньясы белән таныштыру өчен кирәк дип белдерде: “Без монда “Сәләт” оештырган проектларны карап үтәргә генә түгел, ә фикер алышырга, төзәтмәләр дә кертергә җыелдык. “Сәләт”не бергәләп камилләштерик!” – диде ул.
Чара барышында “Әйдаманнар мәктәбе”, “Фәнсар Академиясе”, “Сәләт Лекторие”, “Сәләт Марафоны”, “Сәләт Прага Мәктәбе” кебек проектлар тәкъдим ителде. Шулай ук “Сәләт” брендын, символикасын һәм эмблемаларын; кесә телефоннары өчен “Сәләт” кушымтасын да презентацияләү каралган иде.
Һәр проектның җитәкчесе үз эшчәнлеге турында сөйләп узганнан соң, теләгән кеше соравына җавап таба һәм фикерен белдерә ала иде. “Сәләт” Фондына нигез салучы һәм проектлар җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов әлеге чараны хуплап: “Ачык ишекләр көне турында ишеткәч, үзем дә кызыксындым! Мондый чаралар кирәк. “Сәләт” дөньясында кайнаучылар аның яңалыкларын даими рәвештә белергә хаклы”, - дип белдерде.