Лилия Сираҗетдинова:“һәртөрле белем дә үзлектән өйрәнүдән башлана” кире кайтырга

Лиля Сиразетдинова: посещать Лекторий «Сэлэт» будет очень любопытно!

“Сәләт-Лекторий”– белем алуга омтылган, үзенә ни кирәкне әйбәт белгән яшьләр өчен менә дигән проект. Аның кухнясын тагын да яхшырак өйрәнү өчен, без әлеге проектның координаторы Лилия Сираҗетдиновага мөрәҗәгать иттек.


И: Лилия апа, “Сәләт-Лекторий”ның асылы нидә, сөйләп үт әле. 


Л.С: “Сәләт-Лекторий” – үз эшенең чын осталары белән очрашып сөйләшүдән гыйбарәт проект. Без чакырачак спикерлар шәхес буларак та көчле кешеләр, ә иң мөһиме, эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга теләгән шәхесләр. Әлеге проект кысаларында төрле танылган кешеләр белән очрашулар төрле форматта үтәчәк: ток-шоу, TED форматындагы телеконференцияләр, лекцияләр, һ.б.


И: Әлеге Лекторий ничек эшлиячәк? 

Л.С: Аена ике мәртәбә оештырылачак әлеге очрашулар. Шулай итеп яңа елга кадәр 5 лекторий үтәчәк: 2 ток-шоу, 2 лекция һәм 1 телеконференция. Һәр очрашуның форматы төрле һәм бу алдан уйланылган: мәгълүматны төрле юллар белән бирү аның җиңел үзләштерүгә китерә. 

И: Лекторий булсын өчен аудитория һәм спикер кирәк. Ә трибуна артында кемнәр басып торачак? 

Л.С: Без һәр кешегә дә кызыклы булырлык шәхесләр чакырырга тырышачакбыз. Монда сорауларына җавап табарга, фикер уртаклашырга мөмкин булачак. Беренче лекторий инде 4 октябрь көнне “Сәләт” йортында, ток-шоу форматында үтәчәк. Ә беренче кунак – Денис Вәлиев. Денис безнең шәһәрдә Элтон Джон, Джо Кокер, Стинг, Скорпионс кебек легендар концертларын оештырган кеше. Миңа калса, мондый очрашу һәр кешегә күңелле булачак. Шуңа сезне 4 октябрь көнне “Сәләт” йортында көтеп калабыз!

И: Очрашуларга кадәр!