«БикаФест» сәләтлеләрне барлый! кире кайтырга

Любишь искусство? Тогда «БикаФест» именно для тебя!

Сәләт – яңа талантларга канатларын җәяргә мөмкинлек бирүче мохит ул. Бу сүзләр аның клубларына, аланнарына гына түгел, махсус проектларына да кагыла. Шуларның берсе музыка һәм сәнгатькә гашыйклар өчен - Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигырь фестивале. Быел ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Сәләт Клубы һәм «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан унсигезенче тапкыр үткәрелә.

«БикаФест» 2001-нче елдан бирле иҗатка сәләтле балаларны барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән максатлы рәвештә һәм даими эшләү, аларның проблемаларына дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү бурычларын үтәп килә. Шулай ук ул балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкаль культура тәрбияли һәм, иң мөһиме, аларның дусты, фикердәше, яшьләр лидеры, меценат автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерә.

Фестиваль ике этапка бүленгән:

1-нче этапта гаризалар кабул ителә, катнашучылар портфолио нигезендә сайлап алыначак. Ул 22-нче октябрьдән 17-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла.

2-нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу. Ул 2019-нчы елның 7-нче декабрендә Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт) булачак. 8-нче декабрьдә шунда ук конкурс нәтиҗәләре буенча фестивальнең Гала-концерты узачак, «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.

«БикаФест»та катнашыр өчен, иң беренчеләрдән булып, аның үткәрелү кагыйдәләре белән танышу зарур:

1.     Фестивальдә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша. Катнашучыларның яше 12-дән алып 22-гә кадәр. Алар төрле вокал юнәлешендә һәм нәфис сүз осталыгында ярыша ала.

 

2.     Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләргә гариза җибәрергә һәм портфолионы оештыручыларга тәкъдим итәргә кирәк. Гаризалар Сәләтнең рәсми сайтында (selet.biz) 17-нче ноябрь сәгатъ 12:00 кадәр кабул ителә.

 

3.     Акчалата кертемнең бәясе һәр катнашучыдан 500 сумны тәшкил итә.

 

4.     Конкурска төрле характерда, татар телендә булган ике әсәр әзерләнергә тиеш.

 

5.     Чыгыш ясау вакыты – дүрт минут. Чыгыш ясау вакыты регламенттан артса, фестивальнең казыйлар шурасы чыгыш ясауны бүлергә мөмкин.

 

6.     Чыгыш ясау өчен музыка, фонограмма кирәк булган очракта, ул электрон җайланмаларда ике экземплярда булырга тиеш. Электрон җайланманы тавыш операторына конкурс башланыр алдыннан тапшырырга кирәк.

 

7.     Электрон җайланмада катнашучының фамилиясе, исеме, шәһәре (районы), башкарылачак композициянең исеме күрсәтелгән булырга тиеш.

 

8.     «Плюс» фонограммасына чыгыш ясаучылар конкурста катнаша алмый.