«Сәләт» йортында сихри Яңа ел балы узды кире кайтырга

Волшебный Новогодний бал прошел в Доме «Сәләт»

Бәйрәм алдыннан, 26 нчы декабрь көнне, «Сәләт» йортында инде традициягә кереп өлгергән «Сәләт»нең Яңа ел балы гөрләп узды. Кичәгә килгән һәр катнашучы әкияти тамаша белән хозурлана алды: яшь татар кызы урта гасырлардагы балга килеп эләгә, анда бер күрүдә гашыйк булып үз язмышын очрата. Төп рольләрне «Сәләт» активистлары башкарды, ә тарихи атмосфераны гаҗәеп костюмнардагы биюче парлар тудырды. 

 Ел саен катнашырга теләк белдерүче парлар алдан ук теркәлеп куялар. Быел исә андыйлар 30 парга җыелды. Балның режиссеры Чулпан Фатыйхова, барлык катнашучылар да әзерләнүгә бик җаваплы карадылар дип белдерде. Алар 3 атна дәвамында Бретон, Салих Сәйдәшев вальсын өйрәнгәннәр, полька, экосез, падеграс һәм джига да читтә калмаган.

Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, «Сәләт»леләр костюмнарны да бик җентекләп сайлаганнар. Алар аерым бер зәвыкъ белән генә түгел, ә «винтаж» бизәкле булулары белән дә аенрылып тора иделәр.