Үз өлешеңне керт! кире кайтырга

Внеси свой вклад!

Дуслар, без сезне үзебезнең яңа fund.selet.biz мәйданчыгына чакырабыз!
Fundselet – фикердәшләр очрашу урыны. Ул мөмкинлекләр мохите – биредә тормышчан идеяләр чынга аша. Безнең шундый ышанычлы, үтәлергә әзер проектларыбыз да бар инде – алар бары сезнең кушылуны көтә. 

Быел «Сәмрух-2016» ел премиясенең Бүләкләү фондын үзебез булдырабыз.
Проектка кушыл, әлеге эшкә үз өлешеңне керт! 

«Сәмрух» премиясе – Сәләт берләшмәсенең сәләтле балалар һәм яшьләренә ярдәм итүче, ел саен уздырылучы проект. 

Премиянең максаты булып Сәләтнең үсешенә зур өлешен керткән активистларны, партнерларны бүләкләү тора. 

«Сәмрух-2016» түбәндәге номинацияләр буенча тапшырыла: 

- «Ел директоры»
- «Ел өлкән әйдаманы»
- «Ел аланы»
- «Ел сәлкеше»
- «Сәләт җырлый»
- «Ел паблигы»
- «Ел әйдаманы»
- «Ел Клубы». 

Проектка кушыл – киләчәк бүген башлана! fund.selet.bizсайтына кер!