Марсель Гафаров Рәсәй Яшьләр хакимияте ассоциациясенең IX Съездында катнашты кире кайтырга

Марсель Гафаров принял участие в IX Съезде Ассоциации молодежных правительств РФ

Казанда Рәсәй Федерациясе Яшьләр хакимияте ассоциациясенең IX Съезды узды. Биредә илебезнең 56 төбәгеннән 130 яшь идарәче катнашты. 

Яшьләр хакимияте – Рәсәй Федерациясе хакимият субъекты алдында оештырылган иҗтимагый берләшмә ул. Ул үзенә максат итеп яшь буынны дәүләт гражданлык хезмәтенә әзерләүне, тәҗрибәле белгечләр тәрбияләүне куя. 

Татарстанның Яшьләр Хакимияте Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2016-нчы елның декабрендә башлап җибәргән иде. 

Сәләт активисты Марсель Гафаровның Татарстан Яшьләр Хакимияте рәисенең мәгълүматлаштыру һәм элемтә сораулары буенча киңәшчесе булуы аеруча да күңелле хәл.

«Сәләт ярдәмендә мин тормышта һәрдаим кирәк булып торучы компетенцияләремне үстерә алдым. Съезд, беренче чиратта, проектларны чынга ашыру буенча тәҗрибә туплау мөмкинлеген бирде. Шулай ук әлеге чара дәүләт органнары белән элемтә булдырырга, коммуникация урнаштырырга, билгеле бер сорау һәм бурычларны чишү буенча уртак фикергә килергә ярдәм итте», – дип җиткерде Марсель.

Съезд кысаларында Татарстан Республикасының югары җитәкчелеге белән очрашулар да уздырылды. Казанның яшь парлары паркында Рәсәй Федерациясе Яшьләр хакимияте ассоциациясенең стелласы урнаштырылды, аллеясы булдырылды. 

Моңа өстәп Татарстан Республикасы Яшьләр хакимияте һәм Рәсәй Федерациясе Яшьләр хакимияте ассоциациясе әгъзалары үзара футбол уенында көч сынаштылар. Түгәрәк өстәлләр, делегатларның җыелышлары да гөрләп үтте.

Ахырда 2016-нчы ел буенча Рәсәй Федерациясе яшьләр хакимиятләренең иң-иңнәрен бүләкләү дә булды. Татарстанлылар «Ел ачышы» номинациясендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!