15-нче май көнне «Безнең фикер» дебатлар Лигасының финал уеннары узачак ← кире кайтырга
15-нче май көнне «Безнең фикер» дип исемләнгән татар телендә уздырылучы дебатлар Лигасының финал уеннары узачак. Шул унайдан, әлеге проектның җитәкчесе Аммар Аль-Анси белән сөйләшеп алдык.
Катерина: Аммар, «Безнең фикер» проекты ничек дөньяга килде? Кемнең идеясе иде бу?
Аммар: Идея бит кызык нәрсә икән ул, һавада очып йөри (Көлә). Безгә кадәр дә татар телендә дебатлар оештыру турында үз фикерләрен белдерүчеләр, хәтта чынга ашыручылар да бар иде. Тик алар дискуссия, түгәрәк өстәл, фикер алышу, яшьләр белән очрашу форматында гына барды. Бу идея белән дебатлар дөньясына килеп эләккәч, 2011-нче елда ук мин дә янып йөрдем. Шул чорда фикердәшләрем белән әлеге проектны чынга ашыру юлларын эзләп карарга булдык. 2014-нче елда «Республика Дебатов» проекты барлыкка килгәч, бу сүз яңадан күтәрелде һәм «Сәләт» безнен идеяне кабул итте. Шул елның көзеннән «Безнең фикер» башта аерым турнир буларак кына яшәде. Ә 2015-нче елдан форматын үзгәртеп, Лига буларак эшчәнлеген дәвам итте. Бүгенге көндә катнашучыларыбыз атна саен махсус уеннарга йөри.
Катерина: Ә катнашучыларыгызның уен осталыклары ни дәрәҗәдә дип саныйсың?
Аммар: Уенчыларның осталыклары мине шаккатырды дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Рус телендәге дебатлар да бик кызык бара. Тик татар теленең күркәмлеге дә өстәлгәч, ул уенны күзәтеп утыру үзе бер ләззәт.
Катерина: Ә кечкенә чагыңда кем булырга хыяллана идең?
Аммар: Кешеләргә булышасым килә иде. (Көлә).
Катерина: Тормышыңдагы төп уңышың?
Аммар: Әле төп уңыш турында сөйләргә иртәрәктер. Фикердәшләрем белән булган мөнәсәбәтләребез бик шатландыра.
Катерина: Финал алдыннан уенчыларга теләкләрең?
Аммар: Дебатчылар буларак, шәхси һәм интеллектуаль үсеш юлында тукталып калмагыз, доньяга карашыгызны , күзаллавыгызны, һәрдаим киңәйтергә омтылыгыз. Иң мөһиме, идеяләр дөньясында кайнарга курыкмагыз! Татар телле дебатчылар буларак, телегез өстендә эшләгез дияр идем. Чөнки аның бәһасын билгеләп бетереп булмый.