18-нче май - Форумның уку-укыту сессияләре көне кире кайтырга

18 мая участников Форума ожидали образовательные сессии

ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумы катнашучыларын, 18-нче  май көнне Австралия, Бөекбритания, Ирландия һәм Төркия спикерларыннан уку-укыту сессияләре көтеп тора иде.

Беренче итеп «Oxademy» компаниясенең нигез салучысы һәм директоры Зейд Шахзада белән «How technology is revolutionizing education»  темасына фикер алыштылар. Биредә Австралиядән килгән спикер интерактив белем бирү хакында фикерләрен белдерде: «Электрон белем бирүнең киләчәге зур. Юк, электрон һәм аудио китаплар көннән-көн популярлашса да, традицион белем бирү дә югалмаячак. Тик китаплар хәзерге яшь буын өчен максималь уңайлы форматны алачак – анысына һич шигем юк. Чөнки китап, беренче чиратта, кешегә ләззәт бирергә тиеш, белем бирергә тиеш», - ди ул.

Бөекбританиядән Мудассар Ахмед, «Unitas Communication» компаниясенә нигез салучы, «PR for a successful technology company» темасына сессия уздырды.  Биредә ул теләсә кайсы бизнес өчен PR-менеджментның бик кирәкле элемент булуын дәлилләп узды, яшь эшмәкәрләргә  Интернет челтәренә куйган мәгълүматны әйбәтләп күзәтеп барырга кушты.

«Eskim Investment Holding» компаниясе агенты, БМОның экс-хезмәткәре, Төньяк Ирландия килгән Ахмет Халит Хатип, «Key financial indicators for attracting investors» темасына презентация әзерләгән. Ул инвесторлар игътибарын җәлеп итү өчен нинди техник детальләрнең мөһим булуын аңлатты. «Бизнесыгызның куркынычсызлыгын һәрдаим кайгыртып торыгыз. Моның өчен ышанычлы партнерлар һәм инвесторлар белән генә эш итегез. Яшь эшмәкәрләрнең беренче ялгышы да шунда: инвесторлар юклыктан борчылып, беренче очраган кешегә бизнесларын ышанып тапшыралар. Күп очракта бу начар нәтиҗәләргә китерә», - дип  Ахмет Халит Хатип.

Төркиядән Мухаммет Касим «The significance of Technical Innovation for startups» проекты белән чыгыш ясады. Биредә ул техник инновацияләрнең кулланылышы хакында сөйләде.

Уку-укыту сессиясеннән соң катнашучылар Татарстан белән танышуларын дәвам иттеләр. Бу юлы мәдәни программада «Илемнең традицияләре» дигән тема сайланган иде.