“БикаФест” фестиваленең 2нче сайлап алу туры булып узды кире кайтырга

В МЦ “Волга” прошел 2 отборочнй тур БикаФеста

25 нче октябрь көнне “Волга” яшьләр үзәгендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XIII республикакүләм яшьләр музыкаль-шигъри “БикаФест” фестиваленең 2нче сайлап алу туры булып узды. Сайлап алу этапның беренче өлеше жюрига юлланган аудиоязмалар, шигырьләр булса, икенчесе “Волга” яшьләр үзәгендә кастинг форматында үтте. Монда да уңышка ирешүчеләргә 26 нчы октябрь көнне булачак зур гала-концертта чыгыш ясарга мөмкинчелек биреләчәк.

Быелгы “БикаФест”та катнышырга теләүчеләр саны 200 гә җитте. Әнә шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлыйсы ай-һай җиңел тугел. Әйтергә кирәк, быел эстрада номинациясе бәйгедән алынып торды, аның урынына халык җыры өлешенә басым ясалды.

Рәсми ачылыш тантанасында “Сәләт”кә нигез салучы һәм күп проектлар авторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты Җәүдәт абый Сөләйманов, әлеге фестиваль елдан-ел үсәргә һәм канатларын киңрәк җәяргә тиеш дип белдерде. “Рөстәм абыегыз Бикмуллин – “Сәләт”не ныгытырга, үстерергә көчен дә, үзен дә кызганмаган кеше. Безнең аны онытырга хакыбыз юк. Ул искиткеч көчле, талантлы, иҗат кешесе иде. Аның изге рухын тагын да баетып яшик, яктыртып торыйк!” – дип сүзен тәмамлады ул.

Сайлап алу туры катнашучыларны ике өлешкә бүлүдән башланды: шигырь сөйләүчеләр һәм җырчылар. Шигырь сөючеләрне тагын ике номинациягә аерып иң оста үз әсәрен һәм иң оста бүтән автор әсәрен укучыларга бүлеп карау “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин өстенә ятты. 

Җырчыларның номинацияләре күбрәк иде: иң яхшы автор-башкаручы, иң яхшы җыр коллективы, иң яхшы татар халык җырын башкаручы, иң яхшы бард җыры башкаручы. Шулай булгач, хөкемдарлар саны да икеләтә артык булды. Алар арасында җырчы Илназ Сафиуллин, Ләйсән Әсхатова, Нур Алиев, продюсер Алмаз Самигуллин, Татарстанның атказанган артисткасы Римма Ибраһимова да бар иде. Сайлап алу турыннан соң хөкемдарлар катнашучыларга бәя бирде: уңай һәм тискәре яклар күрсәтелде, уңышлы дип табылган чыгышларга аерым игътибар бирелде, җитешсезлекләр дә билгеләнде.  Жюри рәисе Римма апа Ибраһимова “Уңышка ирешер өчен күп укырга кирәк!” – дип кат-кат исәртеп узды. “Югары уку йортын тәмамладым да эш бетте түгел, гомер буе укырга, белемгә омтылырга кирәк”, - диде ул.

“БикаФест”ның гала-концертына үтүчеләр төн йокыларын калдырып әзерләнүләрен дәвам иттеләр. Нәтиҗәләре киләсе материалда.