MEDIA BILER FORUM тәмам! кире кайтырга

MEDIA BILER FORUM завершился!

21-25-нче июль көннәрендә Алексеевск районындагы Биләр җирлегендә IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – MEDIA BILER FORUM узды.

MEDIA BILER FORUM – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле актуаль инструментларга, шулай ук радио һәм телевидение эшчәнлеге нечкәлекләренә багышланган смена. Ул яшь журналистларны, блогерларны гына түгел, алар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүчеләрне – авторлар, креатив директорлар һәм бренд-менеджерларны да җыйды.

Смена программасы кысаларында әйдәп баручы белгечләр белән уку-укыту сессияләре һәм очрашулар, остаханәләр һәм фикер алышу мәйданчыклары, гамәли һәм иҗади биремнәр каралган иде. Һәр катнашучы алган белемен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карады.

Форумның спикерлары:

- Алинә Гыймалтдинова – Татарстанның топ-блогеры, шәхси бренд һәм блогосфера буенча спикер, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы.

- Ренат Садыков – «Казань Онлайн» пабликлар челтәрен булдыручы, журналист, Games.Mai.Ru/PC авторы.

- Евгения Малыгина – «Казанның беренче хатын-кызлар паблигы»на нигез салучы, «ПроГород» газетасының элекке баш мөхәррире.

- Артур Шәйдуллин – театр һәм кино артисты.

- Камилә Һадиева – SMM-белгеч, телефонга төшерү буенча онлайн курслар төзүче;

- Алмаз Нуруллин – фотограф ёщм видеограф;

- Талия Төхфәтуллина – «ШАЯН ТВ» телеканалы корреспонденты һәм блогеры, копирайтер, SMM-менеджер.

24-нче июль көнне MEDIA BILER FORUM-ның рәсми ябылу тантанасы булды. «MEDIA BILER FORUM – безнең зур дуслыгыбызның башы гына. Без сезне ел дәвамында Сәләт мохитендә, Сәләт Йортында Сәләт проектларында һәм аланнарында көтәбез», – дип мөрәҗәгать итте сәлкешләргә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Ябылу тантанасына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та килгән иде. «Форум җирлеге ел саен үзгәрә бара. Ләкин бер әйбер һәрвакыт шундый ук, үзгәрешсез кала: ул, әлбәттә, Сәләт мохите. Мин монда булуыма бик шатмын! Үземне 100 процент бәхетле итеп хис итәм», – дип сөйләде ул.

Форум барлык тиешле куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып оештырылды. Татарстан Республикасына коронавирус инфекциясе (СОVID-19) керүенә һәм аның таралуына юл куймас өчен, ТР Министрлар Кабинетының санитария-эпидемиягә каршы тору комиссиясенең 13.03.2020 кабул ителгән №19 һәм 16.03.2020 кабул ителгән № 22 карарлары, шулай ук Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсен күзәтү буенча Федераль хезмәтнең 25.05.2020 кабул ителгән «COVID-19 таралу куркынычы булган шартларда балалар ялын һәм аларны сәламәтләндерү эшен оештыру буенча тәкъдимнәр»е, шулай ук ТР Министрлар Кабинетының IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумын үткәрү турында 27.06.2020 кабул ителгән №1213-р боерыгы нигезендә, быел форум территориясендә кунаклар кабул итү катгый тыела.