«HAVA Projects» медиа-компаниясе берьюлы 2 фильм тәкъдим итәчәк кире кайтырга

24-нче гыйнвар көнне 18:30 Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур залында, «HAVA Projects» медиа-компаниясе тарафыннан төшерелгән «Представь!» һәм «Не верю» фильмнарының премьерасы булачак.  «HAVA Projects» вәкилләре – Сәләт медиа-үзәге белгечләре дә. Казан режисееры Илшат Рәхимбай без ияләшкән чынбарлыкны башка яктан күрсәтергә, хыял көченең сәләтен ачарга вәгъдә итә.

«Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үзеңне эзләү хакында сөйли. Картинаның сопродюсеры – композитор Александр Шульгин.

Фильмны төшерү өчен акча «planeta.ru» краудфандинг платформасында җыелды. Шулай ук ул «БлагоДарение» хәйрия фонды тарафыннан да яклау тапты. 

Вакыйгалар ике авылда төшерелде. Аның берсе Марий Эл республикасында, икенчесе Татарстанның Мамадыш районында урнашкан авыл.

Картинаның идеясе VII Казан мөселман кинофестиваленнән соң барлыкка килгән. Шулай ук дөнья буйлап таралган локаль конфликтлар дулкыны да әлеге фильмга этәргеч булды.

«Представь» фильмының сценарие берничә престижлы бөтенрәсәй бәйгеләрнең шорт-листларына эләкте, Мәскәүдәге дебютантларның Алтынчы питчингында 250 эш арасында беренче җиделеккә керде. Екатеринбургта узган «Кинохакатон» питчингында төп призларны да яулады. Нәкъ менә шунда режиссер Александр Шульгин белән танышкан иде игетләр.

Команданың төп вәкилләре:

Режиссер – Илшат Рәхимбай.

Продюсер – Алмаз Сәмигуллин.

Рәссам – Анастасия Старикова.

Композитор – Эльмир Низамов.

Актерлар – Раушан Шәриф, Марсель Тимофеев.

Оператор – Айдар Шәрипов.

«Не верю!» фильмы – илһамландыргыч көчкә ия. Мәхәббәт өчен кеше нәрсәләргә сәләтле? Хыялы өчен тормышын тамырдан үзгәртә алырмы? Биредә шушы хакта сөйләнелә.

Фильм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшерелде.

Вакыйгалар Казанда бара. Төп күренешләр Г.Камал театрында төшерелгән, фильмның төп герое да әлеге театр актеры. Төп хатын-кыз герое – аңа үлеп гашыйк. Ул – гади офис хезмәткәре.

Команданың төп вәкилләре:

Режиссер – Ильшат Рәхимбай.

Продюсер – Алмаз Сәмигуллин.

Актерлар – Алсу Сөләйманова, Ришат Әхмәдуллин.

Сценарий авторы – Ильгиз Зәйниев.

Оператор – Айдар Шәрипов.