Сәләтлеләр очрашуы кире кайтырга

Встреча участников сообщества Сәләт
Кадерле дуслар! Сәлкеш-әйдаманнар, башҗитәкләр, Сәләт ветераннары, активистлары, клублары әгъзалары! Барлык-барлык Сәләтлеләрне дә уртак кызу җәебезне тагын бер кат хәтерләрдә яңартырга дәшәбез! 

НӘРСӘ: Сәләтлеләр очрашуы 
КАЙДА: Казан, Кремль ур., КФУның төп бинасы каршындагы мәйдан (скороводка) 
КАЙЧАН: 30-нчы август, 14:00 

Ел саен уздырылып традициягә әверелгән чарага килми калма! Биредә сине җәйге аланнарда тапкан дусларың, яраткан әйдаман абый-апаларың, Сәләт Форумының оештыру комитеты әгъзалары көтә! Эчкерсез сөйләшүләр, елмаюлар-шаярулар, традицион җыр-биюләр, дустанә атмосфера, күп итеп фотога төшү – болар барысы да сине көтә, дустым! 

Күрешкәнгә кадәр!