«Фәнсар» Академиясе укытучылары белән танышу кире кайтырга

Знакомство с преподавателями Академии «Фәнсар»

Тиздән «Фәнсар» Академиясендә читтән торып уку старт алачак. «Фәнсар»  – хәзерге яшь буында белемгә мәхәббәт тәрбияләүгә һәм фән дөньясына омтылучыларга практик яктан уңайлыклар тудыруга юнәлдерелгән уку-укыту проекты. Мөгаллимнәр буларак Рәсәйнең алдынгы уку йортларының укытучылары чакырыла. Алар белән таныштыруны башлыйбыз.

Блиц-сораштыру:

1. Тормыш девизы.

2. Сезнең дәрес курсларыннан соң укучыларны ни көтә?

3. Укучыларга теләкләрегез.

Гүзәл Гыйбадуллина – җәмгыять белеме укытучысы:

1. «Без тудырган дөнья – уй-фикерләребез продукты. Бу дөньяны үз фикерләвеңне үзгәртми торып кына алмаштырып булмый». Альберт Энштейн.

2.Революцияне реформадан, экстенсив үсешне интенсивтан, традицион җәмгыятьне индустриальдән аера беләчәкләр. Бу – минимум. Ә тырыш һәм кыю укучылар экономика, хокук, социология, философия, политология фәннәре өлкәсендә дә алга атлый алачаклар.

3. 1980-нче еллар башында Гарвард университетының ике психологы үзләрен бәхетле дип санаучы кешеләр төркемен күзәткәннәр. Аларны ни берләштерә: Акча? Уңыш? Сәламәтлек? Мәхәббәт? Юк, берсе дә түгел. Бу кешеләрнең ике генә әйберләре уртак: алар ни теләгәннәрен төгәл беләләр һәм шуңа ирешер өчен юлларыннан тайпылмыйча атлыйлар. Кадерле укучылар! Максатлар куя белегез! Уңышка ирешегез, бәхетле булыгыз!

Айгөл Габдрахманова – химия укытучысы:

1. Яхшылык җирдә ятмый.

2. Минимум – предмет буенча һәр соравыгызга җавап таба алачаксыз, максимум – химия укытучысы булу теләге туар. Иң мөһиме, шөгылеңне ярату. Бары шул очракта гына белем дөньясының теләсә кайсы ишегенә ачкыч таба алырсыз.

3. Үсегез! Бер секундны да бушка уздырмагыз! Хыялланыгыз! Максатлар куегыз, аларга ирешегез! Яратыгыз! Булышыгыз! Яхшы гамәлләр кылыгыз! Ышаныгыз! Күп итеп укыгыз! Барысы да әйбәт булыр!

Айсылу Мөбәрәкшина – инглиз теле укытучысы:

1. Carpe diem! Теге яки моны эшлимме дип уйлап торырга вакыт юк, гомер ул – мизгел. Мөмкинлек булганда эшләгез!

2. Бүгенге җәмгыятьне инглиз теленнән башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер өйрәнегез, аннары җайлы булыр.

3. Барысын да булдырып була, үзеңә ышанырга кирәк!

Лиля Сираҗетдинова – җәмгыять белеме укытучысы:

1. Хәзер һәм биредә, монда.

2. Сез өйрәнә торган предмет журналдагы билге белән генә чикләнми. Бу сезнең күзаллавыгыз, интеллект һәм уңыш нигезе!

3. Белем алу өлкәсендә кызыксынучан һәм кыю булыгыз!

Лидерлар командасының бер өлеше бул! Теркәлү