«Иске Казан җыены»нда 450 кеше катнашты кире кайтырга

Участниками «Иске Казан җыены» стали 450 человек

12-18-нче августта Биектау районының Иске Казан музей-тыюлыгында «Сәләт-Иске Казан» сменасы узды. Анда 5-11-нче сыйныфта укучы 100 бала катнашты.

«Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. «Иске Казан» тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә.

Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли мастер-классларда укучылар эшче профессияләр белән танышалар, үзләрен төрле профессияләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Тиздән Казанда Worldskills чемпионаты буласын искә алсак, аланның бу юнәлеше дә бик әһәмиятле булып тора.

«Сәләт-Иске Казан» аланында «Сәләт» хәрәкәтенең төп өч бурычы үтәлә. Алар:

- сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга тормыштагы юлларын сайларга булышу;

- балаларның җәйге ялын оештыру;

- эшче профессияләр белән танышу, кызыксындыру.

   Смена кысаларында «Иске Казан җыены» дә узды. «Быел җыенда «Сәләт-Иске Казан» аланы белән бергә «Сәләт-Шәхес» аланы да катнашты. Кунакларны да кушып санасаң, барлыгы 450 кеше килгән иде. Фестивальгә шулай ук Worldskills вәкилләре дә килде, рәсми рәвештә чемпионатның әләме күтәрелде», – дип уртаклашты безнең белән «Сәләт-Иске Казан» аланы директоры Булат Вәлиуллин.