Михаил Шуганов иң шәп дебатчы буларак танылды кире кайтырга

Михаил Шуганов признан лучшим дебатером!

Мәскәү шәһәренең Югары икътисад мәктәбендә ел саен уздырылучы британ форматындагы парламент дебатлары буенча Халыкара «HSE Open»  турниры үтте.

Әлеге турнирда 40 команда катнашты.

Үз фикереңне аргументлау өчен 7-шәр минуттан торган 5 раунд, ярымфинал, финал – болар барысы да  «Let’s debate» проекты җитәкчесе Михаил Шугановны көтеп алынган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына китергән.

«Мин үз көчемә ышана идем. Тик шулай да җиңүче итеп минем исемемне атагач бик рәхәт булды. Хәзер «WUDC» проектына әзерләнәм.  «EFL» категориясендә катнашып җиңү яулыйсы иде», - дип, киләчәккә планнары белән дә бүлеште Михаил.

Дебатлар – бүгенге көндә яшьләр арасында бик актуаль юнәлеш.  Шуңа да «Сәләт» йортында 3 лига эшләп килә: татар телендә «Безнең фикер!», русча «Дебатлар шәһәр мәктәбе» һәм инглиз телендә «Let’s debate». Үз юнәлешеңне сайлап ал һәм безнең белән бергә бул! Инде бүген, 7-нче апрель көнне, 17:00, барыгызны да «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) узачак «Безнең фикер!», ә иртәгә 19:00, «Let’s debate» лигасы күнекмәсендә көтеп калабыз! Үз фикереңне дөрес итеп җиткерергә өйрән! Рәхим итегез!