«Сәләт» мини-футбол лигасы – организаторлар күзлегеннән ← кире кайтырга
«Сәләт»нең 20 еллыгына багышланган чаралар исемлегендә спорт уеннары аеруча кызыксыну тудырды. Шул сәбәпле әле күптән түгел генә «Сәләт» мини-футбол лигасы үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче тренировка инде узган якшәмбе «Буревестник» спорт комплексында уздырылды.
Проект турында оештыручылардан да төгәлрәк итеп сөйләүче булмас. Шуңа без дә «Сәләт» футбол лигасының төп оештыручылары Илфат Вәлиев һәм Нияз Муртазин белән әңгәмә кордык.
Илүзә: Егетләр, «Сәләт» мини-футбол лигасы ничек оешты?
Илфат: «Сәләт»нең 20 еллык юбилеена багышланган мини-футбол турнирында катнашырга теләк белдереп 15 тән артык команда җыелды. Бу бик куанчыч иде, әлбәттә. Уйнарга теләүчеләр күп, ә вакыты бик аз – нибары 5-7 минут иде. Шуннан соң уйлаштык-уйлаштык та, «Сәләт»нең мини-футбол лигасы булырга тиеш дигән карарга килдек. Әлеге тәкъдимне тормышка ашыручы, әлбәттә инде, «Сәләт» клубы иде.
Нияз: «Сәләт» мини-футбол лигасы, беренче чиратта, футбол яратучылар өчен оештырылды. Икенчедән, биредә алар үзара аралаша, дуслаша алалар. Бар да «Сәләт» принципларына җавап бирерлек итеп оештырылган - уртак шөгыль һәм дуслык!
Илүзә: Эшчәнлекне ничек алып барасыз?
Илфат: Атна саен була торган очрашуларны алып бару, әзерләнү – минем өстә. Ә финанс һәм мәйданчык мәсьәләләрен Айгөл апа Габрахманова белән Нияз абый хәл итә.
Илүзә: Лиганың киләчәккә планнары турында да сөйләп үтегез инде.
Илфат: План буенча 14 команда катнашырга тиеш. Алар 7 шәрдән ике төркемгә бүленә. Һәр 7 команда да үз төркеме эчендә уйнап бетергәч, иң шәп 4 команда аерып алыначак. Аларга Play-Offта катнашу мөмкинлеге бирелә. Шуңа Лиганың беренче сезоны 10 атнадан да артмас дип торабыз.
Нияз: Лиганың катнашучылары, вакыты, урына турындагы мәсьәләләргә бу юлы тагын да җитдирәк карадык. Тагын бер моментка ачыклык кертик: һәр командада «Сәләт» проектларында катнашкан 2 кеше булырга тиеш. Бу мәҗбүри шарт.
Илфат: Уен һәр якшәмбе, 12:30 дан алып 15:30 га кадәр барачак. Үткәрү урыны: Универсиада авылы янында урнашкан «Буревестник» спорт комплексы.
Нияз: Гариза бирергә өлгермәгән командалардан ашыгуыгызны сорыйбыз. Әлегә урыннар бар!
Илүзә: Үткән якшәмбелә үткәрелгән беренче тренировка ничек узды?
Нияз: Беренче тренировка ярыйсы гына узды үзе. Командалар әлегә әз иде, бу ул вакытта каникулларның тәмамланып бетмәве белән бәйле.
Илфат: Уеннар башланырга әле вакыт бар, гаризаларны 13 февраль җомгага кадәр кабул итәбез. Ашыгыгыз! Шулай ук әлеге чара белән кызыксынучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. «Сәләт» мини-футбол лигасының уеннарында очрашканга кадәр!