«Сәләт» мини-футбол лигасы ачык дип белдерелде кире кайтырга

Мини-футбольная лига «Сәләт» открыта

Бүген, ягъни 15 нче февраль көнне, «Буревестник» спорт комплексында (Универсиада авылы ур., 33) «Сәләт» мини-футбол лигасының ачылу тантанасы гөрләп узды.

Лиганың ачылышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының иҗтимагый үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин катнашучыларга уңышлар теләде. «Мин «Сәләт»нең 20 еллык юбилеена багышланган спорт чараларында да катнашкан идем. Бүген дә бик теләп килдем. «Сәләт» яшьләр оешмасының тарихында беренче булып саналган мини-футбол Лигасы якын киләчәктә зур уңышларга ирешер һәм «Сәләт»леләрнең иң яраткан проектларының берсенә әйләнер дип ышанып калам», - дип белдерде ул.

Катнашучыларны котларга шулай ук «Сәләт» клубының президенты Айгөл апа Ґабдрахманова да килгән иде. «Сәләт»нең 20 еллык юбилеена багышланган мини-футбол турнирында катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп иде. Аның нәтиҗәсендә без мини-футбол лигасы булдырырга тиешбез дигән карарга килдек. Мин сезгә гадел уен, бары уңай тәэсирләр, күтәренке кәеф телим һәм «Сәләт» мини-футбол лигасын ачык дип игълан итәм», - дип белдерде ул.

Оештыру комитеты белдерүенчә, «Сәләт» мини-футбол лигасы сезнең өчен һәр атнаның якшәмбесе эшләп киләчәк. Лигада барлыгы 12 команда көч сынашачак. Ярымфиналга аларның нибары 8 генә эләгә ала.

Без исә, үз чиратыбызда, оештыручыларга һәм катнашучыларга уңышлар һәм күңелле уеннар теләп калабыз!