Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан 350 гариза кире кайтырга

Более 350 заявок из Республики Татарстан и Башкортостан

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесендә катнашырга теләк белдерүче 350-дән артык гариза кабул иттек. Оештыру комитеты техник таләпләр буенча Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан килгән 307 эшне сайлап алды.

Эшләрнең өчтән бере «Шигърият» номинациясенә җибәрелгән: бу бүлектә барлыгы 176 эш катнаша! Шулай ук хәзерге яшьләр «Проза» номинациясе белән дә бик кызыксына икән. «Тукайга хат» номинациясе буенча эсселар да байтак.

Ярышта 9-22 яшь аралыгында катнашырга мөмкин.

28-нче апрель,  10:00, «Сәләт» йортында катнашучылар танылган бөек әдипләребезнең әсәрләрен генә түгел, ә үзләренең иҗат җимешләрен дә яңгыратачак. Аларның кайберләре белән сез хәзер үк сайтыбызда таныша аласыз. 


Гәрәев Аяз Илгиз улы, 13 яшь, Түбән Кама районы Кама Аланы  1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, 6 нчы сыйныф

Поэзия

Гәрәева Гөлчәчәк Шәрәфетдин кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Бабам сугышта булган

Карт бабам минем бик яшьләй

Сугыш кырында булган.

Орден-медальләре  байтак,

Ике түше тиң тулган.

Һәр медальнең үз тарихы,

Гаҗәпләнеп тыңлыйсың.

Әйтерсең лә бабам белән

Дошманнарны кыйныйсың.

Үлемнең күзенә карап,

Атакага чабасың.

Кара төтен, ут эчендә,

Окопларда ятасың.

Дулкынланып сөйли торгач,

Карашы моңсулана.

Яңара янә яралар,

Яшь бөртекләре тама.

Исенә төшә бабамның

Һәлак булган дуслары.

Яп-яшь егет һәм кызларның

Өзелгән тормышлары.

Онытмыйбыз батырларны,

Җитмеш еллар узса да.

Баш иябез, рәхмәт әйтеп,

Һәйкәл яннарында булса да.


Муса Җәлил

Салкын кышның  февраль уртасында

Аваз салган Муса дөньяга.

Кем уйлаган аны: бөек шагыйрь,

Герой булыр диеп Ватанда?

Үсеп җиткәч хыялланган егет,

Матур тормыш, бәхет турында.

Шатланган ул, чәчәкләрне күреп,

Кечкенә Чулпаны кулында.

Явыз дошман туган илебезгә

Аяк баскач яулап алырга.

Беренчеләр булып, мылтык тоткан,

Туган җирне саклап калырга.

Чолганышта калып, аңсыз килеш

Килеп капкач фашист утына,

Кергәндә дә үлем пычагына,

Тугры калган биргән антына.

Горур, герой шагыйрь, мәңгелеккә

Халкыбызның күңел түрендә.

Сүнмәс йолдыз булып кабындың син,

 Милләтемнең  аяз күгендә!

 

Җитте вакыт укырга

Көннәр буе рәхәтләнеп

Уйнадык каникулда.

Үтте дә китте ялыбыз,

Җитте вакыт укырга.

Таң белән иртүк йокыдан

Килми торасы  һич тә.

Юрган астында бик рәхәт,

Әйтерсең, җылы мичтә.

Әни орыша бер яктан,

Мәче тырный аяктан.

Сәгать туктаусыз шалтырый –

Һөҗүм һәр төрле яктан.

Ачуымны чыгарсагыз,

Китәрмен таңнан чыгып.

Бер капчык “5”леләр җыеп,

Кайтырмын өйгә арып.

   

Сәйфетдинова Дилия Рүзәл кызы, 15 яшь, Казан шәһәре Яңа Савин районы 103 нче рус-татар урта мәктәбе, 9 нчы сыйныф

Хәсәнова Ферая Мөхәмәт кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы


“Тукайга хат” темасына эссе

Тукай абый, сиңа хат язарга утырдым да уйга калдым. Хат язгач, аны бит җибәрергә дә кирәк. Кая җибәрермен икән мин бу хатны? Синең туган авылың Кушлавычкамы, әллә Кырлай авылынамы? Кая гына җибәрсәм дә, хатым сиңа барып җитмәс инде. Ә мин хатымның барып җитүен бик тә, бик тә телим...

Туган ягыңда сине бик зурлыйлар, Тукай абый. Ике авылда да бик матур музеең бар. Ел әйләнәсе музееңнан кеше өзелми. Кырлайга кайтканда урманнарыңнан, әкиятеңдәге Шүрәле килеп чыгар кебек тоела. Син сурәтләгәнчә, Арча якларында табигать бик матур, хәзер дә шундый ук төп-төз наратлар үсеп утыра. Туган ягың өчен борчылып ятма, Тукай абый, бик тырыш халык яши анда. “Без – Тукай ягыннан”, – дип, горурланып, тырышып хезмәт итәләр, татар телен саклап калуда зур тырышлык күрсәтәләр. 

Синең туган көнең якынлашкан көннәр. Аңа әзерлек ничек бара, сине беләләрме, яраталармы – шул турыда язарга телим сиңа, Тукай абый. Сине олысы да, кечесе дә белә. Карты-яше белән аралашкан саен, синең әкиятләреңне, шигырьләреңне яттан белүләренә инанам.  

Без үзебезне Тукай оныклары дип йөртәбез. Ни өчен дисеңме? Инде ничә буын синең әкиятләреңне, шигырьләреңне укып тәрбияләнә. Бала чакта дәү әнием миңа синең “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләреңне укый, яттан сөйли иде. Әллә чынлап та, син яшәгән чорда алар күзгә күренеп йөри иделәрме? Син аларны үзең күрмәгән килеш, нинди образда булуларын кайдан белер идең икән?

Син милләт язмышы, татар теленең киләчәге өчен борчылып күп шигырьләр язгансың. Бүгенге көндә татар теле Татарстанда дәүләт теле булып исәпләнә. Син моңа бик сөенер идең, әйеме? Чөнки син безне белемле, әдәпле итеп күрергә өметләнгәнсең. Без якты, җылы мәктәпләрдә белем алабыз, татар телен  өйрәнәбез.

Казан шәһәренең үзәгендә синең тагын бер музеең бар. Анда без сиңа кунакка еш йөрибез, шигырь уку конкурсларында катнашабыз. Сиңа ошарга тырышып, үзебез дә шигырьләр язган булабыз. Һәр елны синең туган көнең – 26 нчы апрельдә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы һәйкәлең янында, бөтен татар халкы туган көнеңне зурлап бәйрәм итә. Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыйлар, җырчылар синең сүзләреңә язылган җырларны җырлыйлар. Әй күнелле дә уза синең туган көнең, Тукай абый! Олысы-кечесе шунда җыелып бәйрәм итә. Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” шигырең барлык бәйрәмнәрдә дә яңгырый.

Күңелемнән хисләр ташкыны ургыла да ургыла. Әйтерсең, Тукай абый, синең белән кара-каршы сөйләшеп утырам. Сөйлисе яңалыкларым күп, фикерләремне җыеп, тәртип белән аңлатасым килә, тик иң кызыклысын, иң кирәклесен төшереп калдырырмын кебек тоела.

Бу фани дөньяда бик аз яшәгәнсең шул син, Тукай абый! Язасы күпме әкиятләрең, шигырьләрең язылмый калган. Киләчәк буыннарга мирас булып калган шигырьләреңнән яшәргә көч алып, синең дәвамчыларың булып яшәргә ант итәбез.

 

Садретдинов Раил Равил улы, 21 яшь, КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының татар журналистикасы кафедрасы 4 нче курс студенты  

Публицистика

ТАЛ ПЕСИЕ

(Хикәя)

- Ай, Аллам, кайларга гына киттеләр икән инде тагын?! Наил, Алинә дим, өйгә кайтырга вакыт. Наил, син яратканча кетерле бәрәңге кыздырдым. Юк бит ә! – тәрәзәдән әле генә уйнап йөргән балаларны күзли-күзли арыган Гөлия апаның улы Наил белән күрше кызы Алинәне югалткач, урамнан керергә теләмиләр, шуңа дәшмиләр дип, чыгып кычкырып каравы иде. – Әле генә биредә иделәр бит, – эзли-эзли арыган Гөлия апаның уфтанып әйткән сүзләре иде бу. Урам канавында ясаган буалары да тора, юкса. Тик язгы көпшәк кар түзмәгән – кырыеннан ташып качкан.

Гөлия апа улын чакыруны дәвам итте. Җавап бирүче генә булмады. Урам, тыкрык, өй тирәсе – барысы да көндез шәм яндырып эзләгәндәй, карап тикшерелеп чыкты. Бары шуннан соң гына Гөлия апа кырдан килеп төшкән, хәзер тыкрыктан ургып агып яткан ташуга күз ташлады. Күңелгә шом керде, караңгы уйларыннан арынып: “Аллам сакласын!”, – дип як-ягына төкеренеп куйды.

Табигатьнең җанланган мәле. Бала-чаганы кызыктырып кояш карый, тәрәзәдән елмаеп урамга чакыра. Түбәдән тамган тамчылар шуны куәтләгәндәй, “чык-чык” дип, такмаклап боз тишә.

- Әни, әни дим, ашарга пешкәнче генә чыгыйм индееее, – ялварулы карашы белән әнисенә карап торган Наил, Гөлия апаны бәрәңге әрчеп утырган җиреннән өстерәп диярлек, тәрәзә каршысына алып килеп бастырды. – Әнә, Алинәгә дә үзенә генә күңелсез. Кара, буаны кар белән бастыра да агып китә. Алай эшләмиләр аны! Башта кырыена өяләр аннары гы... – Наил әнисен шулай тәмле теле, белдекле булып күренүе белән юмалый иде. Эшеннән ирексездән аерылган Гөлия апа озак тарткалашмады, бары тик:

-  Үзең әзерләнеп чыгып, мин бер чакыруга керсәң генә, – дигән шарт куйды. Наилнең авыз – колакта, колак – еракта.

Элек урамга җыена башласа, әнисен аптыратудан башы чыкмады. Әле чалбарын, кофтасын сорап тинтерәтә. Аннан баш, аяк киеме, будыргычтагы бияләйләр кайда? Куртканың замогын төймәләргә дә әнисе ярдәмгә килә иде. Әнисенең: “Улым, син бит инде зур малай”, – диюенә бераз оялып куйса да, көн дә шул хәл кабатлана торды.

Ә бүген Наилне алыштырып куйганнар диярсең. Тиз-тиз генә киенеп бетте дә, ишекне дә ябарга онытып урамга йөгерде. Гөлия апа улының бу кыланмышын күреп эчтән генә: “Күптән шулай эшлисе калган”, – дип уйлап куйды.

Капкадан үзеннән дә зур көрәген иңенә куеп олыларча атлап чыккан Наил иң беренче эш итеп Алинәне дөрес итеп буа буарга өйрәтте. Яхшылап кырыйларына кар ташып өйделәр. Аннан уртасына таба кар салып килделәр. Алинә дә Наил артыннан бер дә калышмады. Барысы да эшләнеп бетте, су туласын гына көтәсе кала дип, уйлап нык ялгыштылар. Канауны ерып урамнан үтеп киткән трактор бар самими хыялларны җимерде. Үҗәт Наил эшне яңадан башларга тәкъдим итте. Тик Алинә кар ташып арыган күрәсең, тәкъдимне кабул итмәде. Буа – Наилнең берүзенә генә калды.

Аның үҗәтлегенә сокланып торган Алинә:

- Ә син беләсеңме, талда да песиләр үсә икән...

- Нәс-тәәә??? – диде Наил эшеннән бүлгән тавышка гаҗәпләнеп.

- Әти әйтте. Кичә алар белән балыкка бардым. Шунда күрдем. Алар шундый кечкенә, матур, үзләре йомшак. Әйдә, минем белән!

- Юк, әни белсә...

- Ий, әни белсә, белмәсә, күрсә күрмәсә. Курыктың инде. Куркак-куркак, бә-бә-бә, - Алинә шундук Наилне үртәргә кереште.

Үртәгәнне Наилнең җене сөйми. Кем-кем, Алинә булганда бигрәк тә.

- Йөгердек, алайса, – диде ул тәввәкәлләп кулындагы көрәген читкә бәреп.

Куллар – кулда, уйлар – еракта. Шулай тотынышып йөгерделәр дә, йөгерделәр. Алинә шыпырт кына әбиләре ишегалдыннан су буена сызмакчы иде, тик елгыр күзле Хәлимә әби бу ике шаянны күреп калды. “Кая барасыз, батасыз бит”, – дип кычкырмакчы иде, ишек төбенә чыкканда балалардан җилләр искән.

- Менә кара, нинди матурлар алар, – Алинә бермәлгә сокланып тал песиләренә төбәлеп катып калды. – Үзләре кечкенә, үзләре йомшак. Тәмле ис киләәәәә! Кара, кара.

Ә Наил егетләрчә салкынлык белән:

- Матууур, – диюдән ары уза алмады.

- Әйдә, җыябыз. Әниеңә бүләк итәрсең, ул сиңа рәхмәт әйтер, - Алинә шундук ипләп кенә астагы ботаклардан монысы әтигә, монысы әнигә дип, тал чыбыгы җыя башлады.

Тавыкларының ашарына салырга чыккан Хәлимә әби аларны бары шунда гына күреп алды.

- Ярга якын бармагыызз! – дип кычкырса да, ишетүче булмады.

Ташу бигрәк тә куатле иде. Көн саен артып торган инеш бүген яр өстенә чак-чак кына менеп җитмәгән. Бераз инешнең бу халәтенә карап торган Хәлимә әби: “Болай торса эш харап”, – дип үзалдына уйланып куйды.

Инде су алып килеп салыйм дип, киткән Хәлимә әби чүмечле су белән кире тавыклар янына әйләнеп килгәндә, балалар күренми иде. Ярларыннан ташып чыгарга әзер торган инештә генә ниндидер ике йомычка бөтерелә...

Хәлимә әби: “Абау!” – дияргә өлгерде микән, тавыкларга аталган сулы чүмеч кулдан ычкынып тәгәрәп китте. Агармаган чәчләргә бер секунд эчендә чал кунды. Хәлимә әби: “Аһ!” – дияргә дә өлгермәде, кулына эләккән иң озын колганы эләктереп тау астына – инешкә омтылды.

Алинә ычкынам-ычкынам дип, бер кулы белән тал ботагына эләгеп тора, ә бер кулында җыйган тал песиләре. Наил Алинәгә ныклап ябышкан. Ургып аккан су ут чәчеп торган аҗдаһаны хәтерләтә. Хәлимә әби тиз генә колга ярдәмендә балык тоткан сыман балаларны ярга чыгарды да:

- Икенче туган көнегез белән, – диде.

Өс киемнәреннән тып-тып тамчы тамып торган балалар әллә туңып, әллә Хәлимә әбинең ачулы карашыннан куркып өскә ыргылдылар.

Меңгәндә Алинә авызын бүсеп барган Наилгә карап:

- Әй, синең белән йөрсәң... Әйттем бит, якын килмә, дип. Ә син...

Еламады Наил. Егет кешегә балавыз сыгу килешми инде. Алинәгә дә аның бу сыйфаты ошады.

- Мә, ал, – диде ул кулындагы тал песиләрен Наилгә сузып.

Наилнең авызы колагына җитте. Әйтерсең лә җирдәге бар бәхет Алинә кулындагы тал песиләрендә булган!

Идән уртасына юеш киемнәрен дә салмыйча кереп баскан Наилне күреп, Гөлия апа еларга да, еламаска да белмәде. Шәбәренгән Наилнең дә бугазына төер утырды, күзләренә яшь килде, әмма күзләрен әнисенә тутырып карап торды. Ни әйтергә белмичә озак кына карап торганнан соң, күзен кулындагы тал песиләренә төшереп, иң беренче теленә килгән сүзләрне әйтте:

- Бәйрәм белән, ӘНИ!