Сәләт йортында Әниләр көне ← кире кайтырга
Әниләр көнендә Сәләт йорты моңлы көйләргә, күңелле җырлар авазына күмелде. 27-нче ноябрь көнне II Ачык «Илһам» хор фестивале узды.
Рәсми ачылу тантанасында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та катнашты.
«Былтыр без бу фестивальне беренче тапкыр үткәрдек. Быел да сезне кунакчыл Сәләт йортында сәламләүгә чиксез шатбыз. Залда җылы һәм дустанә атмосфера хөкем сөрә. Үзебезнең хор коллективы булуы белән бик горурланабыз. Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!» – дип фестиваль катнашучыларын, кунакларны сәламләде ул.
Бу көнне конференц-зал туган телебезгә, хор сәнгатенә битараф булмаган Сәләтлеләр белән тулды. Алар арасында балалар да, яшьләр дә, олы буын вәкилләре дә бар иде.
Үзләренең чыгышлары белән безне И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры (җитәкчесе – Гүзәл Мансуровна Ахунова, концертмейстер Олеся Константиновна Белинская); бөтенрәсәй һәм халыкара фестивальләр лауреаты һәм дипломанты, Рәсәйнең халык коллективы – Казан университетының татар халык хоры (җитәкчесе – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин); Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр оешмасы D’art хор-студиясе (җитәкчесе – Адилә Виктор кызы Мәхмүтова); составында хор сәнгатен яратучы инженер, педагог, табиб, программист, эшмәкәрләр булган «Гармония» камера хоры (ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Әнһәр кызы Гыймаева, концертмейстер – халыкара һәм бөтенрәсәй бәйгеләр лауреаты Екатерина Вячеславовна Коврикова); Биектау районы «Балкыш» балалар иҗаты үзәгенең «Color music» ансамбле (җитәкчесе – Айгөл Радик кызы Мостафина) сөендерде.
Татар, башкорт халык җырлары да, татар, рус, чит ил классикларының әсәрләре дә яңгырады: Рөстәм Яхин, Таҗи Гыйззәт, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Александр Ключарев, Жорж Бизе, Франц Шуберта, һ.б.
Зал алкышлаудан туктамады. Чыгышлар тәмамланганнан соң Сәнгать советы әгъзалары нәтиҗәләр ясады, катнашучыларга диплом, таныклыклар, җитәкчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы үзешчән композиторларының «Барлау» иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасының традицияле мәдәниятен үстерү буенча фәнни хезмәткәре, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Риф Гатауллин:
- Чыннан да, Сәләт бик кирәкле эш белән шөгыльләнә. Бер атна элек миңа бард җырына багышланган «БикаФест» яшьләр фестивалендә катнашырга насыйп булды. Элек, 30-нчы елларда, һәр авылда, һәр оешмада хор коллективы була торган иде. Яхшы иде, матур иде! Бүген шул чорга кайткандай булдым. Һәр коллективның да репертуары үзенчәлекле, әзерлекләре шәп. Аларның иҗатын онытырга ярамый.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин:
- Хор – көчле, матур һәм бай сәнгать ул. Һәр хорның үз йөрәге бар. Хор – үзеңнең теләгеңне пышылдау аша җиткерә алу ул. Казан университетының татар халык хорын инде 50 ел җитәклим. Ярты гасыр дәверендә яшьләребезне халык җырына өйрәтәм. Сәләт берләшмәсенә хор сәнгатенә булган игътибары өчен рәхмәт!