«Сәләт» мотивацион ролигы халыкара фестивальнең финалисты исемлегендә кире кайтырга

Мотивационный ролик «Сәләт» стал финалистом международного фестиваля

«Believe in yourself» («Үзеңә ышан») «Сәләт» мотивацион ролигы  «Y» OIC Youth Capital Award Competition фестиваленең 20 финалисты исемлегенә керде.

Фестиваль Стамбулда үтәчәк. Барлыгы 800 эш кабул ителгән. Җиңүчеләр 27-нче ноябрь көнне игълан ителәчәк.


Ролик турында

 Әлеге мотивацион ролик яшьләрне эшләргә чакыра. Биредә сүз физик эш хакында гына бармый, кеше максатына таба атлаганда кылган гамәлләре күз уңында тотыла. Төп идея булып теләгәнен булдырыр өчен, кеше үзе көч һәм хезмәт куярга тиеш, ә «Сәләт» сезгә бу эштә ярдәм итә ала дигән фикер җиткерелә.

Катнашучылар:

Илдар Әюпов – режиссер, сценарий авторы;

Гүзәл Усманова – режиссер;

Илшат Рәхимов – монтаж, ут корректоры, оператор-куючы;

Булат Гайнетдинов – оператор ярдәмчесе;

Илья Романов – ут куючы;

Рүзәл Хәбибуллин – ут куючы;

Маргарита Мрцевич – визажист;

Шамил Җиһанетдинов – «Hub» кафесы җитәкчесе;

Айрат Нигъмәтуллин – ут кую өлкәсе белгече;

Айдар Шәрипов – монтаж;

Алмаз Мөхәммәтҗанов – тавыш яздыру режиссеры.

Актерлар:

Айгөл Габдрахманова; Венера Галимова; Энҗе Әхмәтҗанова; Артур Нәбиуллин; Ислам Вәлиев; Туран Гатауллин; Әскәр Камалов; Лилия Вәлиева; Шамил Җиһанетдинов; Надир Курамшин; Адилә Мәхмүтова; Илсия Әхмәтҗанова; Фәридә Мәдьярова; Александр Фельдман; Рафис Нәбиуллин; Булат Ганиев; Илүзә Абдрахманова; Рената Шакирова; Лилия Заһидуллина; Элина Степанова; Алия Ихсанова; Гүзәл Әхмәтҗанова; Ләйсән Гыйльфанова; «Сәләт» 2015 җәйге сменалар директорлары һәм өлкән әйдаманнары.

Тәрҗемә:

Gary Guadagnolo

Тавыш:

 Richard Anderson – инглиз теле (кадр артындагы тавыш).

Техник төркем:

Рәзил Сәмигуллин; Рамил Шәрипов; Айдар Басыров.

Эш башы.

Һич кенә дә үз оешмабызны мактарга теләмәдек. Бары ул пропагандалаучы идеаллары хакында гына сөйләргә теләдек. Үзләренең максатларына ирешергә теләүче яшьләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итәсе килде. Сценарийның иң беренче вариантында төп рольдә 10-15 кеше турында сүз бара иде. Аларның һәрберсенең үз кызыксынуы бар һәм әлеге юнәлешләрне «Сәләт»тә табып була. Тик бик тиздән сюжетларның артык күп булуы аңлашылды, тарихны 4 өлешкә генә калдырдык. Актерлар сайладык. Кадр артындагы тавыш һәм сүзләр бүленеше – иң авыр моментларның берсе. Берничә очрашу, меңләгән төзәтмәләр – сценарий шулай әзер булды. Тавыш яздыру өчен Аркадий Шмелевны чакырдык.

Параллель рәвештә раскадровка да ясадык. Продюсер исә бу арада актерлар җыя, төшерү төркеме белән сөйләшүләр уздыра. Локацияләрнең яртысыннан артыгы «Сәләт» йортында табылды, ә актерлар барысы да «Сәләт»леләр иде. Шуңа да видео бик ихлас килеп чыкты.  «Сәләт» нинди – видеоязма да шундый.

Төшерү процессы.

                                                                          1-нче көн

Иң авыр көн иде ул. 4 геройдан 2-сен төшердек: яшь җырчы Энҗе һәм «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова.

«Hub»  кафесында төшерә башладык. Кафеның җитәкчесе Шамилгә рәхмәт! Айгөл фикерен төгәл һәм матур аңлатырга теләүче кешене уйнады. «Сәясәтче» дип атадык без аны. Ул бәхәс клубына нигез салучы, рольгә дә тиз кереп китте. Аның бурычлары шактый авыр иде: чөнки барлык хис-кичерешләрне йөзендә күрсәтергә кирәк. Айгөл беренче тапкыр гына төп рольне уйнаса да, ныклы  «5»ле билгесе куярлык итеп уйнады.

Энҗе исә үз-үзен уйнады. Ул, чыннан да, җырчы һәм күп бәйгеләр җиңүчесе. Еларга тиешле кадрларны төшерү авыр булыр дип уйлаган идек, тик ялгышканбыз. Кызык картина иде ул: көн ахыры, караңгы бүлмә, бер почмакта Энҗе утыра. 4 минут әзерлек, 1 минут елый һәм кадрда 2 секундлык кына язма кала.

Тагын бер кызык момент: роликның ахырында конференция күренеше бар. Анда Айгөл чыгыш ясый. Ул чын директорлар һәм өлкән әйдаманнар җыелышы иде. Һәм Айгөл әлеге җыелышны алып барырга тиеш. Шуңа да кайбер дубльләрдә ул аларга мөһим мәгълүмат җиткерә алды. Афәрин!

                                                                       2-нче көн

Икенче көнне Венераны төшердек. Ул гадәти тормышта да бию студиясе җитәкчесе. Биюче кыз картинасы ролик өчен бик мөһим, чөнки ул динамика бирә. Шуңа да Венерага шактый биергә туры килде. Картина да нәкъ без теләгәнчә килеп чыкты. Иң авыры матур итеп егылу булды. Профессиональ биючеләрнең андый егылулардан рефлекслары бар һәм алар егыла белмиләр икән. Нәтиҗәдә күп кенә дубльләр, кабатлаулар ясарга туры килде. Һәм, нәтиҗәдә, имгәнгән тезләр.

                                                                           3-нче көн

Сюжет сызыгында Артур гаджетлар төзү турында хыяллана. (Тормышта ул SF цифрлы сәнгать мәктәбен җитәкли). Аның сюжеты авыр түгел иде, тик аерым бер хис-кичерешләрне күрсәтергә кирәк. Ул ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән дуслары, чынлыкта схемотехника белән шөгыльләнәләр икән.

Төшерү тәмамланды. Махсус эффектлар кушасы, монтажлыйсы һәм төсләрне коррекциялисе генә калды. Әйтеп утергә кирәк, фильм махсус чарага әзерләнгән иде,чара узуга 3 кенә көн калып бара. Монтажны Илшат Рәхимов вакытында эшләп өлгерде.

Тавыш яздырулар тәмамланганнан соң видео әзер булды. Без булдырдык!

http://teorius.ru/video/pover-v-sebya/