«Сәләт ВикиМәктәбе» гаризалар кабул итү кампаниясен башлап җибәрә ← кире кайтырга
Гаризалар 10 нчы ноябрьгә кадәр selet.biz сайтында кабул ителәчәк.
⠀
Программада нәрсәләр көтелә:
12 - 25 нче ноябрь - лекцияләр һәм гамәли дәресләр;
27 нче ноябрь - 13 нче декабрь - катнашучылар өчен мәкаләләр язу бәйгесе.
⠀
Проектның максаты:
Татар телле сәләтле балаларны һәм яшьләрне Викимедиа платформасы белән таныштыру, аның мөмкинлекләрен кулланырга өйрәтү, татар телендәге мәгълүмати контентны үстерү.
⠀
Проектта 14-25 яшьтәге татар телле яшьләр катнаша. Проектка Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр кушыла ала.
НИГЕЗЛӘМӘ