Рәсәйкүләм мәктәптә катнашу өчен гаризалар кабул ителә кире кайтырга

Начался прием заявок на участие во Всероссийской школе

22-23 нче сентябрьдә «Россия - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлеше буенча ачылган халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисының Рәсәйкүләм мәктәбе узачак. Анда катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Мәктәптә катнашучылар ИХО илләренең дөнья сәясәтендә һәм икътисадында тоткан урынын беләчәк, гамәли семинарларда катнашып, яшьләр эшмәкәрлеге һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы проектлар эшләячәк.

Катнашучыларның яше - 18-35. Шулай ук коммерциячел булмаган оешма, волонтерлар хәрәкәте һәм формаль булмаган берләшмә вәкилләре дә катнаша ала. Мәктәптә катнашу өчен рус һәм инглиз телләрен белү сорала.

Гаризалар 17 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Сылтама: https://clck.ru/QnCJo