«Фәнсар» мәктәбе язгы сессиягә гаризалар кабул итә! кире кайтырга

Начался прием заявок на весеннюю сессию Школы «Фәнсар»

24-30 нчы мартта Биләрдә «Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе үтәчәк. Фән олимпиадаларында һәм конференцияләрдә актив катнашучы 8-11 нче сыйныф укучыларыннан гаризалар кабул ителә!

«Фәнсар» мәктәбендә математика, физика, химия, җәмгыять белеме һәм биология фәннәреннән кызыклы һәм мавыктыргыч форматта белем бирәчәкләр. Мәктәптә алган белемнәрне ныгытырга яхшы мөмкинлек! Чарада Татарстаннан да, чит төбәкләрдән килүчеләр дә катнаша ала. 

Сессия вакытында кызыклы уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу чаралары да узачак. ⠀

Гаризалар 1 нче мартка кадәр кабул ителә.