Надир Курамшин: «Мәйданчыгыбыз киләчәкнең аерылгысыз бер өлеше булсын!» кире кайтырга

Надир Курамшин: «Наша площадка – большой отправной пункт в успешное будущее!»

2016-нчы елның 4-9-нчы гыйнвар аралыгында, «Фәнсар» фән һәм уку-укыту үзәге базасында (Татарстан Республикасы, Алексеевск районы), Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы; Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә беренче тапкыр «Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе үткәрәчәк. Әлеге мәктәп, анда катнашу серләре хакында «Сәләт-Олимп» проекты җитәкчесе,  «Сәләт-Раушан 2015» аланы директоры Надир Курамшин сөйли.

Надир, әлеге проект беренче тапкыр чынга ашырыла. Синең өчен бу мәктәп нинди роль уйный?

- Мин инде күптәннән балалар белән эшлим һәм үземнең тәҗрибәмне сәләтле укучылар өчен дә кулланасым килә. Төп максатым – шушы балалар өчен үзләрен кызыксындырган фәннәр буенча киләчәктә үсәр өчен мәйданчык булдыру. Хәзерге вакытта олимпиадаларның муниципаль һәм район этаблары ахырына якынлашып килә. Яңа ел каникулларыннан соң республика һәм Рәсәй этаплары башланачак. «Сәләт-Олимп» — иң әйбәт белгечләр ярдәмендә укучылар әзерләү үзәге ул.

Нинди дисциплиналар буенча катнашырга мөмкин булачак?

- Математика (6-нчы сыйныф), астрономия (7-9-нчы сыйныфлар) һәм җәмгыять белеме буенча (7-9 нчы сыйныфлар).

Ни өчен нәкъ менә бу фәннәр сайлап алынды?

- Математика – иң мөһим фәннәрнең берсе, аның теләсә кайсы фән белән бәйләнеше бар. Астрономия белән җәмгыять белемен дә өйрәнү бик кирәк дип санадык. Чөнки икесе дә иң перспективалы фәннәр рәтенә керә һәм аларны өйрәнү өчен Татарстаныбызда потенциал бик зур. Киләчәктә калган фәннәрне дә программага кертергә уйлыйбыз.

Әлеге мәктәптә кемнәр укытачак?

- Биредә Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән танылган спикерлары чакырылды.

Ә нинди балалар катнашачак?

- Һәрвакыттагыча – иң сәләтлеләре. 60 бала өчен каралган булачак.

Сайлап алу ничек үтәчәк?

- Олимпиадалар нәтиҗәләре буенча төзиячәкбез. Шуның нигезендә сайлап алабыз.

Катнашучыларга теләкләрең?

- БҮГЕН, БИРЕДӘ, ХӘЗЕР барлык мөмкинлекләрегездән дә файдаланыгыз. Безнең мәйданчык сезнең киләчәгегезнең аерылгысыз бер өлеше булсын дигән теләктә калам!

Катнашу өчен www.selet.biz сайтында электрон  теркәлү узарга  кирәк.