Нәфис Сираҗетдинов Татарстанның иң шәп студенты буларак танылды кире кайтырга

Нафис Сиразетдинов стал лучшим студентом в Татарстане

Сәләт активисты, КФУ студенты Нәфис Сираҗетдинов «Студент года РТ» ел премиясендә Гран-прига лаек булды. Быел әлеге премия гаризалар кабул итү буенча рекорд куйган: Татарстанның 18 шәһәр һәм районнарыннан 567 актив студент катнашырга теләк белдергән. Шунысы шатлыклы – һәр номинациядә диярлек Сәләт активистына тап булдык. Алар финалга узып үзләрен бары уңай яктан гына күрсәттеләр. Студентлар арасында иң-иң дип табылганнары 25-нчы гыйнвар көнне «Пирамида» концертлар залы сәхнәсенә менде. Безнең Нәфис исә төп бүләкне отты. Әлеге җиңүгә ул ничек килгән? Бу хакта аның белән сөйләшеп алдык.

- Нәфис, Сәләтнең кайсы аланнарында, нинди проектларында катнаштың?

- 2012-нче елда Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумында, 2013-тә «Сәләт-Биләр каласы»нда,  2015-нче елда исә «Selet Prague school» проектында катнашу бәхете елмайды.

- Әлеге җиңүеңдә Сәләтнең ярдәме тидеме?

- Һичшиксез, тиде. Минем тормышымда  төп ике яшьләр оешмасы бар: Татарстан Республикасының Балалар оешмалары советы һәм Сәләт. 2012-нче елдагы Сәләт Форумы миңа чын Халыкара масштабтагы чараларның ничек үтүен, ничек үткәрергә кирәклеген күрсәтте. Республикабызда сәләтле яшьләр бик күп, аларны үстерергә кирәк. Алар туган җиренә, туган теленә гашыйк. Күңелемдә Прага мәктәбе зур эз калдырды. Бу минем зур хыялым иде. Андагы хис-кичерешләр әле дә күңелемдә, биредә алган белемнәр һардаим ярдәм итеп киләләр. 

- «Ел студенты»нда ничә тапкыр катнаштың?

- Өч, икенче курстан башлап. Башта «Ел җәмәгать эшлеклесе» номинациясен сайладым, үземне күрсәттем. Икенче елны шушы номинациядә җиңү яуладым. Быел инде төп бүләкне оту насыйп булды. 

- Үзеңнең төп казанышларың турында сөйләп үт әле. Ниндиләрен әлеге ярышта тәкъдим иттең?

- 4 ел Университетта уку дәверендә фән, спорт, иҗади һәм иҗтимагый юнәлешләрдә уңышларым байтак җыелды. «Лидер XXI века» бөтенрәсәй ярышында финалист булдым, Идел буе Федераль округының «iВолга» форумында Татарстан Республикасы делегациясе администраторы вазифасын башкардым. Хоккей буенча I, җиңел атлетикада II разрядым бар. ГТО нормаларын бик шәп башкарам! (Көлә)

- Җиңүнең сәбәбен нидә күрәсең?

- Дөресен генә әйткәндә, бу сорауга уйланганым юк. Жюри әгъзалары шулай хәл итте. Миңа калса, һәр кеше дә җиңүгә лаеклы иде.

- Димәк, җиңү көтмәгән идең?

- Әйе. Бу турыда уйламадым да, барысын да үз җаена куйдым. 

- Төп бүләк, чыннан да, бик абруйлы – «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге. Кая барачагыңны хәл иттеңме әле?

- Юк, уйларга өлгермәдем. 

- Уңышлар теләп калабыз сиңа, Нәфис! Тагын бер кат зур җиңүең белән!