«D’art» хор студиясенең кышкы концертына рәхим ит! ← кире кайтырга
Барлык сәләтлеләрне гаҗәеп музыка әсәрләрен тыңларга, «D’art» хор студиясенең кышкы концертына чакырабыз!
2008 елда Сәләт яшьләр үзәгендә Аделя Викторовна Мәхмүтова җитәкчелегендә оештырылган «D’art» хор-студиясе кысаларында шигъри-музыкаль кичәләр, хәйрия концертлары уза.
Студиянең эшчәнлеге хор сәнгатен алга җибәрүгә, балалар һәм яшьләр арасында сәнгатьнең эстетик төрләрен пропогандалауга, яшь буында татар мәдәниятенә, халык көйләренә, классик музыкага мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Хор-студиянең төп репертуары – аның катнашучылары тарафыннан башкарылучы халык җырлары. Гармония, яңгырашлык, нәтиҗәлелек – «D’art» хор-студиясенең төп элементлары.
«D’art» хор-студиясе ел саен сәләтлеләргә җыр-моңга тулы иҗади кичә бүләк итә. Күркәм традициягә әверелгән әлеге чара сихри музыка дөньясына чуму, классик музыка белән ләззәтләнү өчен шәп мөмкинлек!
Барыгызны да 15 декабрь көнне в 13:00 сәгатьтә Сәләт йортында «D’art» хор студиясенең кышкы концертында көтеп калабыз!
Алдан теркәлү узарга кирәк.