«Сәләт-Осталар бистәсе» – иҗатчылар сменасы кире кайтырга

Новая смена! «Сәләт-Осталар бистәсе»

«Сәләт» интеллектуаль, спорт һәи иҗади мөмкинлекләр мохите. Иҗат яңа кыйммәтләр, идеяләр тудыра, гадәти кешедән иҗатчы ясый. Нәкъ тә менә шуна күрә без «Сәләт-Осталар бистәсе» дип аталучы яңа профильле сменаны ачып җибәрәбез! Ул «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы, Биләр шәһәре), июнь аенда үзачак.

«Сәләт-Осталар бистәсе» – кул эшләре сәнгате белән кызыксынучы мәктәп укучылары өчен булдырылган җәйге алан. Биредә балалар төрледән-төрле кул эшләре, рәсем, архитектура, 3D дизайн кебек юнәлешләрдә үзләрен сынап карыячаклар. Хәзерге көндә актуальләшеп килә торган мондый юнәлешләр һәр баланы чын мәгънәсендә алтын куллы итәчәк! 

Аланның төп максаты – иҗатка гашыйк булган яшьләргә ярдәм күрсәтү, аларга интеллектуаль һәм рухи үсеш мохите тудыру.

Гаризалар биредә кабул ителә: http://portfolio-selet.ru/