Яңа проект – «Сәләт-Эшмәкәр» кире кайтырга

NEW! «Сәләт-Эшмәкәр»

Кадерле дуслар! Быел без «Сәләт-Эшмәкәр» дип аталган яңа смена  ачып җибәрәбез. Ул Лаеш районының «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә, июль ахыры – август башында узачак.

Катнашу өчен 8-11-нче сыйныф укучылары чакырыла. Портфолио буенча 220 кеше сайлап алыначак. 

«Сәләт-Эшмәкәр» – Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, эшмәкәрлек өлкәсендә өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Смена барышында кызыклы уку-укыту һәм иҗади программа чынга ашырыла.

 Әлеге алан эшмәкәрлек сәләтен үстерү, бизнес төзү осталыгын булдыру өчен бер дигән уникаль мәйданчык. Әле ул гына да түгел, сменаның программасы үз эченә иҗади чараларны да ала: аның нәтиҗәсендә актив гражданлык позицияле уңышлы шәхес тәрбияләп була.

«Сәләт-Эшмәкәр»дә балалар төрле иҗади остаханәләр һәм кызыклы дәресләр барышында белем туплаячак: SMM, маркетинг, бизнес-стратегияләр, максат куярга өйрәнү кебек юнәлешләр яктыртылачак. Видеоиҗат,  хореография, кул эшләре кебек иҗади дәресләр дә читтә калмаячак.

Аланның төп бурычлары:

- Баланың эшмәкәрлек өлкәсендәге потенциалын ачу өчен шартлар тудыру, бизнес төзү осталыгына өйрәтү;

- Үзлектән эшләү серләрен төшендерү, дәресләр, остаханә, ачк лекцияләр барышында камилләшергә өндәү;

- Лидерлык сыйфатларын үстерү, командада эшләргә өйрәтү.

Гаризалар http://portfolio-selet.ru/ сайтында кабул ителә. Җәйнең 18 көнен онытылмаслык итеп үткәр!