Нейрочелтәрләр, программистлар фикерләве, self skills: Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум старт алды кире кайтырга

Нейросети на пальцах, мышление программиста, self skills: В Билярске стартовала IT-смена форума «Сәләт»

Биләрдә форумның бишенче сменасы – Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум старт алды. Быел ул Татарстан һәм Башкортостан республикалары муниципаль районнарыннан барлыгы 980 катнашучыны берләштерде.

Сменаның беренче көнендә форумның территориясендә генә түгел, аның ачылышында да эссе булды. Әгәр Биләр җирендә көндез һава температурасы 33 градуска җитсә, кич катнашучылар сәхнә янын үз энергияләре белән тагын да кыздырды. Кичке чара дәвамында аланнар бер-берсе белән танышты. Сүз уңаеннан, презентацияләр барышында хәзер популярлык казанган нейрочелтәрләр кулланылды.

Форумның бишенче сменасы мәгълүмати технологияләргә багышлана. Белем бирү программасы профиль юнәлешендәге остаханәләр һәм форумның төп юнәлешләрен тирәнтен ача торган белем бирү мәйданчыкларын (IT һәм белем бирү, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр) үз эченә алды. Мисал өчен, укучылар интерфейсларны проектлаштыру һәм аларның дизайнын булдыру, бизнес өчен командалар төзү, нейрочелтәрләр, блокчейн, программистлар фикерләве, soft skills һәм self skills арасындагы аерма, зумерларны укыту турында беләчәк.

Дискуссия мәйданчыклары смена катнашучыларын цифрлы технологияләр дөньясы белән беррәттән бизнес мохитенә дә алып кереп китәчәк. Смена дәвамында IT-юнәлеш өлкәсендә саллы тәҗрибәсе булган эксперт-практикларың чыгышы көтелә.

Балалар өчен белем бирү сессиясендә Skypro продукциясе буенча директор Александра Перфилова, бренд-архитектор, «Адекватные люди» брендинг студиясенең CEO һәм иҗади җитәкчесе Владислав Рудовский, «Нетология» компаниясенең белем бирү продукты буенча директоры Ольга Лаврентьева, «РТСИМ» ҖЧҖ проектлары җитәкчесе Марат Шәяхмәтов, Яндекс.Учебник проектының методик команда җитәкчесе Роман Левин, UDS программасының продукт буенча директоры Сергей Костюжов, KazanExpress компаниясенең элеккеге HR-менеджеры Чулпан Хәйруллина, «ARTECT agency» digital-агентлыгы җитәкчесе Сергей Черкасов, IT-парк директорының инновацияләр һәм корпоратив үсеш буенча урынбасары Рөстәм Юнысов, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский чыгыш ясаячак.

Шулай ук смена барышында, «Папины дочки» сериалы аша танылу алып, Женя Васнецова ролен башкарган театр һәм кино актрисасы Дарья Мельникова белән иҗади очрашу да көтелә.

Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышлары булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 1 һәм 2 августта 18.30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.