42 сәгать эчендә өр-яңа проектлар! «Tatar. Бу Хакатон» нәтиҗәләре билгеле кире кайтырга

Новые проекты за 42 часа! В IТ-парке завершился «Tatar. Бу Хакатон»

15-17 апрельдә Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында Р.Г. Бохараевка багышланган «Tatar.Бу Хакатон»ы узды. Чараның максаты – татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән IT кушымталар һәм сервислар булдыру.

«Tatar.Бу Хакатон»ы Хакатоннар марафоны һәм «KAZAN DIGITAL LEGENDS» питч-сессияләре кысаларында уза.

Чарага Татарстан Республикасы, Марий Эл, Чиләбе һәм Омск өлкәләреннән IT юнәлеше белән кызыксынган 100 кыз һәм егет килде. 29 команда 2 көн дәвамында тәкъдим ителгән треклар буенча үз проектларын әзерләде.

Нәтиҗәләр белән танышыйк!

Кече лига:

3 нче урынны ике команда бүлеште:

– «NextInt» командасы (КФУның IT-лицей укучылары), «at.construct()» проекты өчен 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде,

– «InTeam» командасы (Иннополис укучылары), «InTeam» проекты өчен 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде,

2 нче урын – «Гена Образавр» командасы (КФУның IT-лицей укучылары), «Мин йөрим» проекты өчен 35 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде,

1 нче урын – «Мама, не забирай компьютер, не-е-е-т» (Яшел Үзән районы һәм Казанның 2 нче номерлы лицей-интернат укучылары), «TikTakTatar» проекты өчен 45 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Студентлар лигасы:

3 нче урын – «TRIPIX» командасы (Казан), «Мәгариф» проекты өчен 50 мең сумлк сертификат белән бүләкләнде,

2 нче урын – «Put Anything» командасы (Иннополис Университеты студентлары, Россия һәм Һиндстан катнашучылары), «TatSub» проекты өчен 60 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

1 нче урын – «International Dudes» командасы (А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары, Казан һәм Йошкар-Ола катнашучылары) «Образовательная платформа» проекты өчен 70 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Шулай ук Хакатон җиңүчеләренә ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге дә биреләчәк. Мәктәп һәм студентлар лигасы җиңүчеләре командалары Kazan Digital Week 2022 форумына үз проектларын тәкъдим итү һәм бүләкләү өчен чакырыла.