IT-стартаплар өчен яңа мөмкинлекләр кире кайтырга

Новые возможности для IT-стартапов

IT-паркта ИХО илләренең VI Казан яшь эшмәкәрләр форумының Инвестиция сессиясе узачак. Чарада чит ил инвесторлары һәм Татарстан Президенты катнашуы көтелә. 

1 декабрьдә IT-паркта 18 илдән 30 дан артык проект авторы җыелачак. Монда яшьләр инвесторларга онлайн һәм офлайн форматта IT-стартапларын тәкъдим итәчәкләр. . Иң кызыклы стартаплар 25 мең долларлык бүләк фонды өчен көрәшәчәк.

Чарага чакырылган белгеч һәм инветорлар арасында Runa Capitalның инвестиция менеджеры Константин Гнып (Рәсәй), RTP Globalдан Степан Иванов (Рәсәй), Яндекстан Олег Шевлягин (Рәсәй), Unitas Communicationsтан Мудассар Ахмед (Бөекбритания), Platinumlistтан Евгения Казина (Дубай), Adamtech Venturesтан Сухаиб Альхавалдах (Иордания) бар.

Форум 2014 елдан бирле үткәрелә. Биш ел дәвамында ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр форумында 50 илдән 800 вәкил катнашкан, инвестицияләрнең гомуми күләме исә 2 миллион доллардан арткан.