Нурбәк Батулла: «Замана сәнгате – эзләнү ул» кире кайтырга

Нурбек Батулла: «Современное искусство – это поиск»

Тормышның кайсы гына өлкәсенә күз салсагыз да, анда Сәләтлеләрнең актив тормышын күрә аласыз. Мисалга, 6-нчы октябрь, 19:00, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кече залында Сәләт активисты Нурбәк Батулланың «MY NURIEV» моноспектакле куелачак.

Бу спектакльне уйлап табуга этәргеч булып Нурбәкнең бию гение Рудольф Нуриев иҗаты белән кызыксынуы тора. Профессиональ биюче, үз вакытында классик балетны калдырып, Санкт-Петербургның драма актеры бүлегенә укырга кергән Нурбәк, бүгенге көндә дә кумиры иҗаты тәэсирендә яши.  «MY NURIEV» спектакле – искелекне ташлау ысулы, яңалыкка омтылу һәм күчү, яңа үрләр яулау ул. Әлеге сәнгать әсәре тамашачысын уйланырга мәҗбүр итәргә, яшәешнең асылын, кеше мөнәсәбәтләрен аңларга, үз-үзенә сораулар бирергә мәҗбүр итәргә тиеш. Шулай ук инде, әлбәттә, Рудольф Нуриев кебек бөек шәхес иҗатының югалмас һәм кабатланмас булуын тагын бер кат ассызыклау да аның бурычларының берсе.

«MY NURIEV» моноспектакленең катнашучылары – Санкт-Петербургтан килгән иҗади коллектив – укытучы һәм режиссер Галина Жданова җитәкчелегендәге Л.В. Грачева исемендәге Рәсәй дәүләт сәхнә сәнгате институты студентлары. Галина Жданова үзе яшь режиссерлар белән театр сәнгате өлкәсендә эшләү буенча төрле Рәсәй һәм дәүләт премияләре лауреаты, номинанты («Золотой Софит», «Прорыв», «Арлекин»).

Моноспектакльнең премьерасы «Ремесло» исемле режиссура фестивале кысаларында Казанда узган иде. Театр тәнкыйтьчеләре әлеге яңалыкны бик кызыксынып күзәттеләр: 

«Бик шәп! Кыю! Егетләрчә!»   (Александр Вислов, театр тәнкыйтьчесе, ГИТИСның театр факультеты укытучысы, «Золотая маска» театр премиясе һәм фестивале жюри әгъзасы) 

«Аның «Нуриевыннан» күзне алып булмады!» (Айсылу Кадырова, «Вечерняя Казань» газетасы)

«Театральный город» журналы, Санкт-Петербург: «Казаныш бу! Булдырып булмаслыкны булдырып карау омтылышы!»