Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия беренче халыкара яшьләр моделе ← кире кайтырга

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы-Евразия беренче халыкара яшьләр моделенә теркәлү ачылды.
Әгәр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре тормышы, халыкара мөнәсәбәтләрнең ничек эшләве турында беләсең, үзеңдә яңа компетенцияләр булдырасың килсә – комитетны сайла һәм гариза юлла.
Комитетлар:
- Committee on Cultural and Social Affairs
- Committee on Economic Affairs
- Committee on Humanitarian Affairs
Катнашу өчен шартлар:
Вуз студенты булу;
18-30 яшь;
Инглиз телендә иркен сөйләшә алу.
Халыкара чара 24-29-нчы ноябрьдә Казанда узачак. Гаризалар kazanoicmodel.org сайтында кабул ителә.