Олег Пелевин: «Бүгенге буын яшьләре, чыннан да, бик сәләтле һәм әрсез!» кире кайтырга

Олег Пелевин: «Из Татарстана и страны уезжают те, кто ни разу не был на Форуме!»

Бүген, ягъни 11-нче июль көнне, IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының ахыргы көне узды. Бу көнне дә катнашучылар өчен мастер-класслар, тренинглар, джем-сессияләр, шигырь укулар, мини-футбол буенча чемпионат оештырылган иде.

Бүгенге көннең мәртәбәле кунагы итеп Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Олег Владимир улы Пелевин чакырылган иде. «Бүгенге буын яшьләре, чыннан да, бик сәләтле һәм әрсез. Алар Республикабызның, илебезнең киләчәге. Шушы киләчәк безгә икътисадыбыз системасын төзергә ярдәм итәчәк. «Сәләт» форумында мин беренче тапкыр. Биредә мин үземне күптән борчыган сорауга җавап таба алдым: ни өчен яшьләребез илебездән, республикабыздан күченеп китәләр? Чөнки аларның «Сәләт»тә булганнары юк! Бер тапкыр шушы мохитне татып караган кеше, бу җирне ташлап китә алмый! Бүген биредә катнашучы балалар фикере дә моңа дәлил.  Мондый форумның булуына бик шатмын. Барлык оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәм!», – дип белдерде хөрмәтле кунагыбыз Олег Пелевин.

Проектларыбызны чынга ашыру серләрен без катнашучыларыбыз белән дә бүлештек. «Сәләт» форумының уку-укыту программасы һәм «Сәләт» халыкара уку-укыту үзәге җитәкчесе Анна Фельдман  махсус форсайт-сессия уздырды. Биредә ул форумны әзерләгәндә килеп чыккан уңыш һәм унышсызлыклар хакында сөйләде, 2050-нче елда Биләрне ничек күзаллавы белән дә бүлеште.

Карьера, үсеш һәм уңыш серләре хакында тагын күпләр үз эшләре белән бүлеште: Татарстан Республикасы премьер-министрының ислам финанс институтлары өлкәсе буенча киңәшчесе Линар Габделнур улы Якупов та балалар өчен мастер-класс үткәрде.