Яшь программистлар өчен олимпиада кире кайтырга

Олимпиада для юных программистов
21-нче апрель көнне «Sanak-lab» уку-укыту Лабораториясенең программалаштыру буенча олимпиадасы финалы үтте.

Йомгаклау этабында Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Байлар Сабасы, Чистай һәм Түбән Камадан 6-9-нчы сыйныф укучылары катнашты. Олимпиада җиңүчесе исеме өчен 37 укучы көч сынашты. Аларга 3 сәгать эчендә 11 биремне чишәргә кирәк иде.

3-нче дәрәҗә диплом ияләре:

Илдар Гыймадив (2-нче лицей-интернат, Казан, 9-нчы сыйныф) 
Григорий Рыболовлев (Лицей Иннополис, 9-нчы сыйныф) 
Данияр Газизов (IT-лицей, Казан, 6-нчы сыйныф)
Тимур Лузгов (IT-лицей, Казан, 6-нчы сыйныф)
Тимур Петрунников (78-нче лицей, Яр Чаллы, 8-нче сыйныф) 
Раил Бариев (2-нче гимназия, Казан, 9-нчы сыйныф)
Илнур Вәлиев (Лицей Иннополис, 9-нчы сыйныф)
Музаффер Саглам (79-нчы лицей-инт., Яр Чаллы, 9-нчы сыйныф) 
Илья Белов (70-нче мәктәп, Казан, 9-нчы сыйныф)

2-нче дәрәҗә диплом ияләре:

Ирек Галиев (IT-лицей, Казан, 8-нче сыйныф)
Джовидон Вахидов (Лицей КНИТУ-КАИ, Казан, 9-нчы сыйныф) 
Фәнис Зиннуров (Байлар Сабасы интернат мәктәбе, 8-нче сыйныф) 
Илнур Һадиев (79-нчы лицей-инт., Яр Чаллы, 9-нчы сыйныф) 

Олимпиада җиңүчеләре: 

Рөстәм Гыймадиев (Лицей КНИТУ-КАИ, Казан, 9-нчы сыйныф)
Эмир Җиһаншин (IT-лицей, Казан, 8-нче сыйныф)
Герман Дюдин (Лицей Иннополис, 9-нчы сыйныф)
Ренат Хәйруллин (Лицей Иннополис, 9-нчы сыйныф). Ул бирелгән вакыт эчендә 10 биремне чишәргә өлгерде һәм олимпиаданың абсолют җиңүчесе булып танылды.

Программалаштыру буенча «Sanak-lab» лабораториясе үткәргән I Республикакүләм олимпиаданы оештыруга керткән зур өлешләре өчен иганәчеләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Алар арасында:

- «АК БАРС» БАНК ҖАО;
- «Здоровая жизнь» компаниясе - «Сестрица» суы;
- «Синема 5» кинотеатры;
- «Выйти из комнаты» квестлар челтәре;
- «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Сәләт проектларында көтеп калабыз!