«Сәләт-Олимп» олимпиадасы ← кире кайтырга
22-25-нче декабрь көннәрендә 2-9-нчы сыйныф укучылары өчен математика һәм инглиз теле буенча ел саен үткәрелә торган «Сәләт-Олимп» олимпиадасының читтән торып катнашу этабы узачак!
Катнашу өчен сезгә vk.com/selet.olymp төркемдәге сылтамага күчеп яки selet.biz сайтындагы «Сәләт-Олимп» олимпиадасы төймәсенә басып керергә кирәк булачак.
Катнашу вакыты: 22-нче декабрь 12:00 – 25-нче декабрь.
Олимпиада вакыты нәкъ 60 минут тәшкил итәчәк.
Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар 13-нче һәм 20-нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә узачак чираттагы этапта катнашачаклар.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
Призерлар җәйге вакытта конкурс сайлап алуыннан тыш, Татарстан Республикасының иң көчле укытучылары белән укыту-тренировка җыеннарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Олимпиадада катнашучыларның барысы да сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
22-25-нче декабрь көннәрендә биремнәр өчен сылтама шулай ук биредә дә ачык булачак.
Киләсе этапка үткән катнашучылар исемлеге белән түбәндә танышырга мөмкин.