«Сәләт-Олимп» олимпиадасы: беренче этап тәмам кире кайтырга

Олимпиада «Сэлэт-Олимп»: первый этап завершился

«Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының читтән торып катнашу этабы тәмамланды.

Олимпиада 2-9-нчы сыйныф укучылары өчен математика, инглиз теле, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча уздырылды. Барлыгы 2279 укучы катнашты! Катнашучылар географиясе бик киң: Казан, Кукмара, Яшел Үзән, Мөслим, Яр Чаллы, Мамадыш, Әгерҗе, Бөгелмә, Саба, Арча, Аксубай, Минзәлә, Балтач, Баулы, Питрәч, Түбән Кама, Лаеш, Урыссу, Әлки, Болгар, Сарман, Нурлат, Алабуга, Чистай һәм Татарстанның башка шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдәге Волжск, Йошкар-Ола, Новочебоксарск кебек шәһәрләрдән дә катнашучылар бар иде. Читтән торып катнашу этаплары Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә үтте.

Олимпиадада катнашкан һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез! Нәтиҗәләр белән «Сәләт-Олимп»ның рәсми төркемендә танышырга була: vk.com/selet.olymp. 10 көн дәвамында бу төркемдә сертификатларга сылтама торачак, үзегезгә күчереп ала аласыз.

Алда безне килеп катнашу этабы көтә! Аның турында тагын хәбәр итәчәкбез әле!