4-нче көн – мәңге йөрәктә кире кайтырга

4-ый день навсегда в сердце
SELET BILER FORUM-ның 4-нче көне вакыйгаларга бик бай булды. 
Төшкә кадәр уку-укыту сессияләре узды. Сәлкешләр «Татар китабы йорты» эшчәнлеге белән танышты (спикер – Айгөл Абдрахманова), «Нәрсә ул питчинг?» дигән сорауга җавап эзләде (спикер – Әлфия Шакирҗанова), «Финанс секторында яңа һөнәрләр» (спикер – Игорь Анатольевич Кох), «Тотрыклы туризм: ничек сәяхәт итәргә?» (спикер – Дилбәр Садыйкова), «Мин нәрсә теләгәнемне белмим» (спикер – Галия Бердникова), «Киләчәк һөнәре» (спикер – Елена Чувашова), «Омтылыш һәм һөнәр буларак фән» (спикер – Динара Файсханова), «Күз алдыңа китер, кинематографист» (спикер – Илшат Рәхимбай), «Баш мие гигиенасы» һәм башка кызыклы остаханәләрдә катнашты.
Төшке аштан соң спорт чаралары башланып китте. Бүген сәлкешләр волейбол һәм стритболда көчләрен сынап карады. Волейбол ярышы нәтиҗәләре буенча,3-нче урынны «Сәләт-Батыр», 2-нче урынны «Сәләт-Самара», ә беренчелекне «Сәләт-Тулпар» аланы командалары яулады. 
Ә кич белән ШТК фестивале узды. «Иң кызыклы мәзәк» – «Сәләт-Тулпар» аланыныкы. Иң яхшы актриса – «Сәләт-Самара»дан Камилә, иң яхшы актер – «Сәләт-Биләр каласы»ннан, махсус бүләк номинациясендә «Сәләт-Батыр» аланы җиңү яулады. 3-нче урын – «Сәләт-Саба», 2-нче урын – «Сәләт-Рухият», 1-нче урын – «Сәләт-Тулпар». Ә Гран-прины «Сәләт-Раушан» аланы командасы яулады.