Каникулда - мәктәпкә! «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясенә! кире кайтырга

На каникулах в школу! На осеннюю сессию школы «Фәнсар»!
30-нчы октябрьдән 5-нче ноябрьгә кадәр «Фәнсар» мәктәбенең көзге күчмә сессиясе уза.

Быел күчмә сессиядә 82 бала катнаша. Алар Казан, Яр Чаллы, Буа, Бөгелмә, Әлмәт, Теләче, Түбән Кама, Азнакай, Чүпрәле, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән.

Проект җитәкчесе Элина Насибуллина сессиянең программасы белән таныштырды. Төп юнәлеш - ул, әлбәттә, белем алу. Хәзер мәктәпләрдә каникул булуына карамастан, «Фәнсар» мәктәбенә җыелучылар белем алудан туктамый. Шулай ук кызыклы күңел ачу чаралары, квестлар, акыллы өстәл уеннары, остаханәләр һәм төрле очрашулар да әзерләнгән. Ә сессиянең соңгы көнендә «Фәнсар» олимпиадасы узачак. Сәлкешләр монда белемнәрен күрсәтә алачак.