Уңыш юлыннан атлаганда кире кайтырга

На пути к успеху

Бүген, ягъни 10-нчы июль көнне, IV Халыкара уку-укыту «Сәләт» форумының 4-нче көне үтте. Бу көнне дә без сәлкешләр өчен уңыш серләрен уртаклаша алырлык шәхесләр белән очрашулар уздырдык. Әлеге остаханәләрдә  белем алу гына  түгел, тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бар иде.

Биләр табигать музей-тыюлыгында һәр иртәне мөхтәрәм кунакларыбызны каршы алудан башлыйбыз.

Татар телен саклап калу, үстерү, аны тормышның төрле практик өлкәләренә кертеп җибәрү турында Россия  Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов аңлатып узды. Ә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары Ольга Павлова һәм Анастасия Исаева, үз чиратларында, спортка багышланган кино фестивале хакында тәфсилләп сөйләделәр. «Сәләтле кеше – бар өлкәдә дә сәләтле була ул. Менә нәкъ сезнең шикелле: аң-белем ягыннан да алда барасыз, җыр-биюгә дә оста, спортта да калышмыйсыз. «Сәләт» форумы елдан-ел үсә, үзгәрә. Мондый форумнарның республикабызда гөрләп эшләве – бик күңелле күренеш», – дип, үз бәяләрен дә бирделәр.

Һәр көнне Форумның махсус мәйданчыкларында 20-дән артык остаханәләр бара. «Навигатор Кампус»тан килгән Артем абый Крамин робототехника буенча мастер-классы сәлкешләр өчен аеруча да кызыклы булды. Биредә балалар 4-5 кешелек төркемнәргә бүленгән, һәр төркемнең үз ноутбугы бар. Әлеге дәрестә балалар IT-технологияләр һәм фән дөньясына чума алдылар.

Эдуард Оганян исә үз мастер-классында балаларга төрле авыр вакыйгалардан чыгу юлын күрсәтте, бәхәс, конфликт төшенчәләренең асылын аңлатты: «Һәр вакыйгадан да чыгу юлы бар. Авыр хәлгә юлыксагыз да күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Ситуациядән качып йөрү – аны чишү дигән сүз түгел. Шуңа авырлыкларга каршы барудан курыкмагыз. Шулай ук мәсьәлә сезнең уңайга чишелеш тапмый икән, җиңелүне дә тиешенчә кабул итә белергә кирәк».

Зара Лавчанның тренингы да сәлкешләр күңеленә хуш килде. Тренинг «Эффектлы коммуникацияләр челтәрен ничек булдырырга?» дигән темага багышланган иде. «Һәр кеше дә үзен хөрмәт иткәнне, игътибар биргәнне ярата. Кем белән генә аралашсагыз да,  фикеренә колак салыгыз. Аның уй-карашларын кире кагарга сезнең хакыгыз юк», – ди, әлеге психологик тренингның нигезе.

Мирослава Левицкаяның да тренингы эчтәлеге буенча Зара Лавчанныкына охшаган иде. «Үз-үзеңә ышаныч – уңыш нигезе. Башкалар сиңа шикләнеп карасалар да, син үз-үзеңә ышануыңнан туктама, эшең белән ни дәрәҗә торганыңны исбатла», – дип белдерде Мирослава.

Муса Җәлил чатырында Илшат Рәхимбай режессура турында сүз куертты. Үз эшләрен сәлкешләргә күрсәтеп, режуссараның нәрсә икәнен аңлатты: «Килешәсездер, галимнәр бик күңелсез кешеләр, шуларның креативлары гына Нобель премиясен яуларга мөмкин. Сәнгатьтә креатив булмаган кеше эшли алмый. Шаблон һәм кабатлаулар безнең профессиядә булырга тиеш түгел. Иҗат иткәндә фантазия беренче урында тора: алмада груша күреп, күбәләктә чәчәкне күрү сәләте булырга тиеш. Сәлкешләр, төгәл фәннәр белән бик кызыксынсагыз да, фантазиягезгә ирек биреп, иҗат итәргә онытмагыз. Шул вакытта гына тормышның тәмен тоя алачаксыз», – ди үзе дә элеккеге сәлкеш – Илшат абый.

Форумның төп радиопартнеры булып саналган «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз садыров һәм «Сәләт FM»ның алып баручысы Алисә Җамалиеваның мастер-классы беркемне дә битараф калдырмады.  Алар сәлкешләргә радио серләрен ачып, дөрес дулкынга юнәлдерделәр.

«Сәләт» телләр мәктәбе укытучысы Алмира Гәрәева ялкаулар өчен гарәп теле дәресен уздырды. Аның фикеренчә телне өйрәнер өчен үзеңә бер максат кую әйбәт: «Тел өйрәнүгә җиңел карарга кирәк, аны ятлап азапланмагыз: көн-күрештә кирәк җөмләләр, аерым ситуациядә әйтелә торган җөмләләрне ятласагыз яхшырак».

«Әдәби тәнәфес» иҗади бәйгесе кысаларында Җәүдәт абый Сөләйманов шигырь язу серләренә төшендерде. «Шигырь ул – рифмалы сүзләр җыелмасы гына түгел, кешенең күңел көзгесе, әйтергә теләгән фикере дә. Аерым-ачык күренеп яткан әйберне сурәтләү генә җитми, иҗадилык, фантазия дә кирәк», – дип аңлатты Әдип Әлмир. Әлеге бәйгедә сәлкешләр генә түгел, әйдаман абый-апалар да, форум кунаклары, танылган шәхесләр дә катнашты. Бәйге тәмамлангач та катнашучылар иҗат белән кызыксынудан туктамадылар. Кайбер аланнар хәтта үзләренә аерым «Әдәби тәнәфес»ләр дә үткәрделәр.

Форумның бүгенге көне иң нәни катнашучылар өчен дә бик файдалы булды. «Салават күпере» журналы редколлегиясе тарафыннан үткәрелгән күңелле уеннар балалар күңеленә хуш килде. Шулай ук «Бәләкәч» балалар бакчасында рәсем дәресләре бирелде, психолог Люция Закирҗанова тренинглар үткәрде. 

Шулай ук көн дәвамында спорт уеннары, джем-сессияләр уздырылды. Ә кичке чара итеп КВН уены сайланылган иде.

Инде форум тәмамланырга да күп калмады. Тик шулай да кзыклы дәресләр һәм чаралар байтак әле. Барлык яңалыклар артыннан сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара аласыз.