Бер трибуна – ике як кире кайтырга

Одна трибуна. Две стороны

«Сәләт»нең «Республика Дебатов» проекты канатларын җәя: хәзер дебатлар буенча турнир һәм лигалар өч телдә дә – татар, рус, инглиз телләрендә – үтә.

Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында парламент дебатлары буенча Республикакүләм Чемпионат үткәрелде.

Чарада Рәсәй Федерациясе Дәүләт Советы депутатлары Марат Бариев белән Александр Сидякин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кебек мәртәбәле шәхесләребез дә катнашты.

Җиңүчеләр дә билгеле: икенче оппозициядән Артем Герасимов белән Евгений Музычук командасы җиңүгә лаеклы дип табылды. «Иң яхшы спикер» исемен Артем Герасимов яулады.  

Чараны оештыруда «Республика дебатов» дискуссия үзәге генә түгел, Татарстан Республикасы парламенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы; Татарстан Республикасының яшьләр оешмалары советы да катнашты.

«Сәләт» йортында (Островский ур., 23) дебатлар буенча күнекмәләр үтә. Рус телендәге, татар телендәге «Безнең фикер!», инглиз телендәге «Let's debate!» дебатлар лигаларының дәресләре бик күңелле һәм файдалы уза.

Һәр чәршәмбе көнне рус телендәге дебатлар лигасы 2 төрле категориядә үтә:

- 17:00-дә яңа катнашучылар өчен күнекмәләр, Татарстан Республикасының танылган дебатерларыннан остаханәләр;

- 19:00-дә Республиканың тәҗрибәле уенчылары өчен уеннар оештырылачак.

Катнашу өчен башта теркәлү узарга онытмагыз.

Һәр пәнҗешәмбе кичке 17:00-дә татар теленә күчсәк, җомга 19:00 инглиз телендә бәхәсләшербез! Катнашу алдан язылу буенча. Рәхим итегез!