Онлайн смена шәп үтте! кире кайтырга

Онлайн смена – это уникальный опыт

10-12-нче апрель көннәрендә Сәләтнең беренче онлайн сменасы – «Sanak-lab» онлайн үтте.

Барыбыз өчен дә яңа тәҗрибә булды бу! 30 бала 3 көн дәвамында IT юнәлештәге дәресләрдә белем алды, үзләренең IT продуктын әзерләде, остаханәләрдә катнашты.

Катнашучылар өчен конструкторда сайт ясау,

Тelegram-бот ясау, SMM, видеопродакшн (видеомонтаж), 3D-модельләштерү, дизайн һәм фото сәнгате буенча дәресләр әзерләнгән иде. Аларны төрле Рәсәйкүләм олимпиада һәм конкурс җиңүчеләре һәм призерлары, халыкара проектлар катнашучылары, үз эшләренең чын осталары алып барды.

Шулай ук һәр көнне төрле остаханәләр оештырылды:

- йога;

- «Zentangle» Art-терапиясе;

- открытка ясау;

- Photoshop;

- панкейк ясау;

- шигърият;

- биткә массаж;

- үз-үзеңне тану (DISC типологиясе).

Смена онлайн рәвештә узса да, анда шул ук Сәләт мохите иде: туры таяклар, төркем вакыты, шәмчекләр. Әлбәттә инде, кызыклы кичке чаралар да оештырылды.

– Онлайн смена Сәләт мохите белән тулы иде! Биедек, җырладык, елмайдык, яңа дуслар таптык, «Sanak-lab» радиосында туры трансляцияләр дә алып барырга өлгердек. Болар барысы да – «Санак» командасының тырышлыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе. Сменаны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм! Без бердәм, без көчле, Сәләткә без рәхмәтле! – дип уртаклашты «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе җитәкчесе һәм «Сәләт-Санак» сменасы директоры Ләйсән Сабитова.