Иртәгә онлайн шахмат турнирында «күрешербез»! кире кайтырга

Онлайн турнир по шахматам – уже завтра!

Әдип Әлмир кубогына VI онлайн шахмат турнирына гаризалар кабул итү кампаниясе төгәлләнде!

Әйтергә кирәк, турнирда катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булды. 200-дән күбрәк гариза кабул ителде. Сайлап алуны узган кешеләр исемлеге белән әлеге язма ахырында таныша аласыз.

Онлайн шахмат турниры иртәгә, 5-нче апрельдә, 15:00 сәгатьтә lichess.org платформасында узачак. Уен өч төркемдә оештырыла:

– I төркем – һәвәскәр уенчылар (разрядсыз);

– II төркем – разряды булган уенчылар (1-3 разрядлы);

– III төркем – алдынгы уенчылар (КМС-МС).

Теләге булган һәр кеше турнирны онлайн карый, җан атып тора ала! Сылтамаларын иртәгә безнең рәсми инстаграм аккаунтта сториста чыгарачакбыз.

Һәрбер төркемдә җиңүче, ягъни өч кеше Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән онлайн рәвештә шахмат уйнау мөмкинлегенә ия була. Әлбәттә инде, бүләкләр дә булачак.

Катнашучыларны да, җанатарларны да иртәгә онлайн шахмат турнирында көтеп калабыз!

ИСЕМЛЕК