Дни открытых дверей в "Сәләт". Часть 2 кире кайтырга

Дни открытых дверей в "Сәләт". Часть 2
19 сентябрьдә, “Сәләт” йортында Ачык ишекләр көненең икенче өлеше булып узды. Үз чиратында “IK-интеллектуаль клубы”, “Сәләт КВН мәктәбе”, “Дебатлар Республикасы”, “БикаФест”, “Jisem”, “Яшьләр дипломатиясе академиясе”, “Сәләт телләр мәктәбе”, “SF-School”, “Selet Store”, “Сәләт”кә – 20!” кебек проектлар тәкъдим ителде. 
Әлеге проектларның күбесе “Сәләт” яшьләренә инде шактый билгеле. Ә алар нинди дә булса яңалык кичергәннәрме соң? Бәлки бөтенләй үзгәреп беткәннәрдер? Нәкъ шушы сорауларга без бүгенге чарада җавап бирергә тырыштык. 
“Сәләт” КВН лигасы администраторы Альбина Кадирова “Сәләт КВН мәктәбе” әле үз эченә “Сәләт КВН Лигасын” һәм “Сәләт-Шәхес” аланын да алуы хакында сөйләде. 
Ислам Валеев “БикаФест” фестивале турында, булачак үзгзрешләр хакында бәян ите, сүз уңаеннан, фестивальгә гаризалар кабул итү башланды, гаризаны түбәндәге ссылка буенча бирергә була http://selet.biz/projects/bikafest/ Ашыгыгыз, беренче тур 12 октябрьдә тәмамлана. 
“Дебатлар Республикасы”, “IK-интеллектуаль клубы” проектлары да үз эшчәнлекләре хакында тәфсилләп сөйләделәр. “SF-School” проекты командасы исә теләге булган һәр кешене үзләрнең иҗат остаханәсенә чакырып калды. 
“Jisem”, “Selet Store” проектлары үз эшчәнлекләрен “Сәләт-Биләр” форумында да тәкъдим иткәннәр иде инде. Биредә исә киләсе елда көтеләчәк үзгәрешләрне, яңарышларны искәртеп уздылар. 
Әлеге ике көн дәвамында “Сәләт” дөньясы белән кызыксынып, килергә вакыт тапкан һәр кешегә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә “Сәләт” казанында бергә кайныйк!