"Сәләт"тә ачык ишекләр көннәре кире кайтырга

Дни открытых дверей пройдут в Доме "Сәләт"

Син “Сәләт” аланнары, Биләрдә узучы форум турында күп тапкырлар ишеттең, хәтта анда булып, күреп кайтырга да өлгердеңме? “Сәләт”нең яңалыкларын иң беренчеләрдән булып беләсең, вакыйгалар үзәгендә кайныйсың киләме? Алайса, ачык ишекләр көне нәкъ синең өчен!
18-19 сентябрь көннәрендә “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) ачык ишекләр көннәре булып узачак. Барлык теләүчеләр өчен “Сәләт” оештырган проектлар тәкъдим ителәчәк. Чара фикер алышу, сорауларга җавап бирү форматында алып барылыр дип көтелә.
Ике көн дәвамында 15:00 сәгатьтән башланып кичке 18.00 кадәр оештыручылар "Әйдаманнар мәктәбе”, “Фәнсар”, “Асылташ”, “Сәләт-Прага”, “Сәләт” марафоны” “Сәләт” Лекторий”, “Дебатлар Республикасы”, “Сәләт” КВН Лигасы”, “Бика Фест”, “Jisеm”, “Сәләт” телләр мәктәбе”, “Selet store” кебек проектларга презентацияләр ясаячаклар.
Ачык ишекләр көне актив һәм иҗади яшьләргә “Сәләт”нең күпкырлы дөньясын ачып бирүдә зур роль уйнар дип ышанабыз. Рәхим итегез!