«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачык дәресләре кире кайтырга

Открытые лекции лаборатории «Sanak-lab»

15-нче октябрь көнне «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең ачылышы узды. Бик тиздән Сәләт йортында ачык ишекләр көне дә узачак. Тормышыгызның аерылгысыз өлеше булырдай эшегезне  башлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бүген, ягъни 18-нче октябрь көнне, 16:00, Сәләт йортында (Островский ур., 23) «Системалы администрацияләү» юнәлеше, иртәгә, 19-нчы октябрь, 16:00, «Компьютер уеннары» буенча дәресләр узачак.

Лабораториядә үз эшенең осталары белем бирә, алар үзләренең белемнәрен сезнең белән дә уртаклашырга әзер.

Мөгаллимнәребез белән танышып үтик!

Румия Рөстәм кызы Солтанова

- Предметның исеме: Компьютер уеннарын ясау нигезләре

- Уку урыны: КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалары югары мәктәбе. DML (Digital Media Lab) уеннары эшләү лабораториясе

- Уңышлары: Imagine Cup хакатоны җиңүчесе; Imagine Cup төбәкара хакатоны призеры; Imagine Cup бөтенрәсәй бәйгесе катнашучы.

«Фәнсар» Академиясе IT-лабораториясенең First Software Engineering Platform командасы

- Предметның исеме: «Java»да web-эшләнмәләр

- Эшчәнлек нәтиҗәләре:

http://familyace.ru/
http://татаровед.рф/
http://tasma.pro/
http://portfolio-selet.ru/projects/list/

Айдар Фаил улы Хөсәенов

- Предметның исеме: Сөйләм технологияләре

- Уку урыны: КФУның хисаплау математикасы һәм кибернетика институты чыгарылыш студенты

- Эш урыны: ТРның Фәннәр академиясендә «Гамәли семиотика» буенча  өлкән фәнни хезмәткәр. КФУның хисаплау математикасы һәм кибернетика институты укытучысы.

- Уңышлары: техник фәннәр кандидаты, 2010-нчы елның иң әйбәт чыгарылыш стдуенты, 2009/10 елларда Потанин фонды стипендианты. ИТ юнәлешендә «У.М.Н.И.К.-2012» һәм «У.М.Н.И.К.-2013» фәнни-инновацион яшьләр бәйгесендә грант откан.

Глеб Александрович Смогоржевский

- Предметның исеме: 3D компьютер графикасы

- Уку урыны:  КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалары югары мәктәбе. DML (Digital Media Lab) уеннары эшләү лабораториясе

Илнар Сабирҗанов

- Предметның исеме: Олимпиадалы программалаштыру

- Уку урыны: Иннополис Университеты

- Эш урыны: Олимпиадага әзерлек үзәге укытучысы (Иннополис)

- Уңышлары: РОИның төбәк этабы призеры (2013, 2014), ИОИП буенча 2 дәрәҗә диплом, Иннополис җыеннарында укытучы ярдәмчесе. Иннополис Университетында сайлап алуга корылган биремнәрне төзегән.  

«Sanak-lab» – ул мәгънәле бурычлар һәм һәр кешегә индивидуаль мөнәсәбәт. Файдалы һәм шул ук вакытта кызыклы белемнәр сезгә яңа ишекләр ачарга ярдәм итәр! Гаризалар биредә кабул ителә.