Безнең Алия – җиңүче! кире кайтырга

Наша Алия – победительница конкурса «Яз гүзәле»!

Сәләт активисты Алия Әхмәтова «Яз гүзәле-2019» конкурсында җиңү яулады.

«Яз гүзәле» – Татарстан югары уку йортларында укучы студент кызлар көч сынаша торган конкурс ул. Быел конкурста катнашу өчен 55 кыз гариза биргән булган. Шуларның 8е финалга үтте. Кызлар интеллектуаль яктан да, аш-суга осталык ягыннан да көч сынаштылар, төрле остаханәләрдә катнаштылар, ә гала-концертта исә үз-үзләрен тәкъдим иттеләр һәм иҗади номер күрсәттеләр.

«Бу бик масштаблы конкурс. Аның максаты – татар телен һәм мәдәниятен саклау, тагын да популярлаштыру. Шушындый конкурста төп бүләккә ия булуым бик зур дәрәҗә! Миңа монда татар телле мохит, конкурсантлар арасында дуслык мөнәсәбәтләре, шәп тәҗрибә алу мөмкинлеге ошады!» – дип сөйләде Алия.

Хәзер ул «Татар
кызы-2019» конкурсында Татарстан данын яклаячак. Алия Әхмәтовага
уңышлар теләп калабыз!